Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов ИТ-паркта булды
2013 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов республика Премьер-министры Илдар Халиков озатуында ИТ-паркта булды.
Казанга Волгоград өлкәсе делегациясе составында губернатор администрациясе җитәкчесе Максим Решетов, губернатор киңәшчеләре Сергей Захарченко һәм Мөнирә Шабанова, Волгоград өлкәсе матбугат һәм мәгълүмат министры Ольга Дьякова, икътисад, тышкы икътисади элемтәләр һәм инвестицияләр министры Эльвира Лагутина, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Андрей Путин һәм дәүләт милке белән идарә итү министры Марина Леонтьева килде.
Кунакларны ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасарлары Анатолий Геллер һәм Әнисә Гайнуллина, “ИТ-парк” технопаркының югары технологияләр буенча директоры Динар Насыйров каршы алды.
Динар Насыйров кунакларга ИТ-парк һәм республикадагы мәктәп эскәмиясеннән ИТ-белгечләр әзерләүче уникаль экосистема турында сөйләде. Шулай ук КФУ базасында ачылган ИТИС Югары мәктәбе турында да белдерде.
ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина кунакларга электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләде.
Кунакларга Россия өчен уникаль электрон документ әйләнеше системасын тәкъдим иттеләр.
Илдар Халиков үзенең шәхси кабинетыннан системада электрон документ әйләнеше эшен тәкъдим итте. “Хатны карагач, резолюция язам һәм тиешле министрга җибәрәм. Хәзер, проектларны тәкъдим иткәндә, миңа 24 документ килде, аларның 19 ы тиешле резолюцияләр белән тармак министрлыкларына һәм ведомстволарына җибәрелде”, - дип сөйләде Илдар Халиков, дип хәбәр итә ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз