Алексей Песошин КНИТУ ректоры вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Юрий Казаковны тәкъдим итте

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Казан милли тикшеренү технологик университетының (КНИТУ) гыйльми советы әгъзалары белән очрашты.

Очрашуның төп максаты – КНИТУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Юрий Казаковны тәкъдим итү.

КНИТУ гыйльми советы залында Алексей Песошин чыгыш ясады.

ТР Премьер-министры 2020 елның 27 маенда Россия Мәгариф министрлыгының Сергей Юшконы җинаять эше туктатылганчы яки суд карары үз көченә кергәнче, КНИТУ ректоры вазифасыннан вакытлыча читләштерү турындагы боерыгы имзалануын искә төшерде.

КНИТУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Юрий Казаков билгеләнде.

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә, 2020 елның 1 июненнән Юрий Казаковка университет ректоры вазифаларын вакытлыча башкару йөкләнде.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Юрий Казаков – Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган, аның хезмәт эшчәнлеге югары уку йортлары белән тыгыз бәйләнгән. 10 ел дәвамында Юрий Казаков Түбән Кама химия-технология институтында эшли, аннары ул СИБУР компаниясендә җитәкче вазифаларны башкара.

“Юрий Казаковка зур өметләр баглыйбыз, мәгариф өлкәсендә аның бай тәҗрибәсе бар. Без аңа ярдәм итәргә әзер”,- диде ТР Премьер-министры.

Юрий Казаков, үз чиратында, ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

“Ышанам, без бергә югары уку йортының исемен торгызырбыз, Татарстан Республикасына һәм сәнәгать предприятиеләренә файда китерә алырбыз”,- диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International