Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Елына 1 млн. сумлап керем алучылар олигарх-пенсионер була алмый – Марсель Имамов
2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Татарстанда пенсионерлар саны геометрик прогрессия буенча арта бара, мәсәлән, 2010 елда 1 млн. 29,9 мең, былтыр 1 млн. 59,5 мең (877,4 меңе картлык буенча пенсия ала, 71,2 меңе – инвалидлык һәм 35,7 меңе – туйдыручысын югалту буенча һәм болар барысы да хезмәт пенсияләре исәпләнә, тагын 75,2 меңе – социаль пенсияләр кебек дәүләтнең пенсия белән тәэмин ителеше буенча) булса, быел 1 млн. 72,2 меңгә җыела, 2015 елда исә 1 млн. 110,3 меңгә җитәр дип фаразлана. Хәзерге вакытта республика буенча пенсиянең уртача күләме 8 мең 733 сум санала.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов пенсияләргә кагылышлы мәсьәләләрдә аңлатма биреп, тагын түбәндәгеләрне белдерде.
Татарстанлыларның хезмәт пенсияләрен карап чыгып, хәзер пенсиягә чыгучыларның пенсия күләме, 2002 елда чыгучыларга караганда, кимрәк, һәм бу хәл алга таба да күзәтеләчәк, чөнки бу хезмәт хакы белән турыдан-туры бәйле, диде ул. ТР Икътисад министрлыгы санап күрсәткәнчә, мәсәлән, 2013 елда картлык буенча пенсиягә яңа чыкканнарга уртача 8 мең 518 сум пенсия билгеләнә, ә “элеккегеләр”нең пенсия күләме уртачасы – 10 мең 289 сум һ.б.
Мәҗбүри иминият взнослары тарифлары 2013 елда пенсия иминияте буенча 22 процент, медицина иминияте буенча 5,1 процент тәшкил итә. Мәҗбүри пенсия иминияте системасына иминият взнослары түләттерелә торган хезмәт хакының елына максималь күләме быел 568 мең сум (моңарчы 512 мең сум иде) һәм шуңа 10 процент каралган, соңгысы Пенсия фондының солидар өлешенә (ул Россия ПФның гомуми иминият счетын формалаштыра, аннары акчалары хезмәт пенсиясенең тотрыклы база күләмен түләүгә һ.б. солидар түләмнәргә җибәрелә) китә. Димәк, гражданның кереме 568 мең сумнан артса, арткан сумма аның пенсиясен формалаштыруга катнашмый. Шуңа күрә, елына 1 млн. сумлап керем алучылар киләчәктә олигарх-пенсионер була алмый, ди М.Имамов.
Быел 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 5 мең 205 сум дип билгеләнгән. Шул рәвешле, эшмәкәр кебек эш белән үзләре тәэмин итүчеләр өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә тариф исәпләгәндә, 5 мең 205 сумны 2гә (ягъни 2 МРОТны) һәм 26 процентка, шуны 12 айга тапкырлап чыгарырга кирәк була: димәк, елына 32 мең 479,2 сум, аена исә 2 мең 706,6 сум чыга. Һәм эшмәкәрләр эшләмәсә дә шуны түләргә тиеш була. Медицина иминияте тарифы 5 мең 205 сумны 5,1 процентка һәм 12 айга тапкырлап исәпләнә һәм елына ул 3 мең 185,5 сум тәшкил итә. Ләкин эш урыннары зарарлы һәм куркыныч булган эш бирүчеләр өчен быел өстәмә тариф кертелә:1 нче исемлек буенча 4 процент, 2 нче исемлек буенча 2 процент. Өстәмә взнослар түлисе килмәсә, эш бирүче ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша эш урыннарын сертификацияләү процедурасы уздырырга һәм хезмәткәр өчен зарарлы эш урыны булмавын расларга тиеш була, дип белдерде Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз