ТР Президенты Казахстан Президентына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевка Алма-Атада пассажир самолеты һәлакәте белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Самолет һәлакәтендә 16 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы һәлак булды.

“Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Алма-Атада пассажир самолеты һәлакәтендә кешеләр һәлак булу белән бәйле рәвештә кайгыгызны уртаклашам. Казакъстан халкы белән бергә кайгы кичерәбез, бу коточкыч фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз”, - диелгән Казакъстан Республикасы Президентына адресланган телеграммада
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International