Рөстәм Миңнеханов һәм ИТАР – ТАСС генераль директоры Сергей Михайлов мәгълүмати хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алыштылар.

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе
Бүген мәгълүмати хезмәттәшлек перспективалары хакында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең ИТАР-ТАСС мәгълүмат телеграф агентлыгы генераль директоры Сергей Михайлов белән очрашуда фикер алыштылар. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, республикадан анда “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, “Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың башкарма дирекциясе” генераль директоры Владимир Леонов һ.б катнаштылар.
Искә төшерәбез, бүген ИТАР-ТАССта регионнар белән тыгыз хезмәттәшлек итү һәм федерациянең төрле субъектларыннан мәгълүмати агымның артуы белән кызыксыналар. Нигездә, Татарстан кебек регион өчен, Казанда җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру иң төп мәгълүмат булып тора.
Алдарак Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Михайлов 2013 елның 31 гыйнварында, Мәскәүдә ИТАР-ТАСС редакциясендә узган очрашуда үзара файдалы хезмәттәшлек итүнең мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар. Мәгълүмат агентлыгы белгечләренең бу мәсьәләне җентекләп өйрәнү өчен Казанга килүләре, шул вакытта ук килешенде.

Искәртеп узабыз, ИТАР-ТАСС 1904 елда оештырылган, бүген ул Россиянең һәм дөньяның икътисад, сәясәт, җәмгыять, мәдәният, спорт өлкәләрен яктыртучы 200 гә якын яңалык әзерли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International