Рөстәм Миңнеханов :”Наркомания белән көрәшү өчен хакимият Һәм җәмгыятьнең көчләрен бергә туплап ныгыту кирәк”

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе

Коллегия утырышын ачканда,Татарстан Президенты республиканың социаль-икътисади өлкәдә ирешкән нәтиҗәләре турында әйтеп узды.
“Республиканың икътисади потенциалы әһәмиятле социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә,ләкин безнең эшнең төп критерие булып,безнең халыкның тормыш дәрәҗәсе сыйфаты тора һәм шулай булып кала да,-дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.-Ул күп нәрсәдә безнең республиканың хокук саклау структуралары эшенә дә бәйле,шуның белән бергә наркоманиягә каршы көрәш безнең дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше булып тора.”
Наркотиклар куллану милләтнең генофондына зыян китерә,демографик хәлне начарайта,шулай ук экономик югалтуларга да китерә,-дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.Аның әйтүенчә ,Татарстанда 2011-2015елларга наркотикка каршы максатлы программа чараларын уздыру өчен генә дә 382миллион сумнан артык каралган.

“Әмма республикада наркотикларга бәйле хәлләр киеренке кала бирә,-дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.-Тынычланырга кирәкми,ел саен наркотик кулланучыларның саны арта бару курку тудыра.”
2012елда Татарстанда наркотикларга бәйле хәлнең төп үзгәрешләре хакында ведомство җитәкчесе Фаяз Шабаев доклад ясады. Соңгы ике елда Татарстанда 1,7тоннадан артык наркотиклар,шул исәптән 237 кг героин тартып алынды,ә бу регионда героинның бәясе өч тапкыр артуга китерде,-дип ассызыклады ул.

Наркотикларны артык дозада кулланудан үлүчеләр саны да кими-2012елда шундый 45 очрак теркәлә.Наркология учреждениеләрен күздә тотсаң,ТРда барлыгы наркотиклар кулланудан 185 кешенең үлүе теркәлә.
Фаяз Шабаев әйтүенчә,Татарстан Республикасындагы наркотикларга каршы нәтиҗәле эш гомумфедераль дәрәҗәдә уңай бәяләнгән.
Наркотикларга каршы уздырылган эшләр турында ТР яшьләр эшләре,спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов,Универсиада дирекциясе генераль директоры урынбасары Лариса Сулима чыгыш ясадылар.
Коллегия утырышына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясады.

Гомумән,хокук саклау органнары нәтиҗәле эшли ,-дип билгеләп үтәргә мөмкин,ләкин министрлыклар,муниципаль берәмлекләр һәм җәмәгать оешмаларына активлашырга кирәк,-дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.Бары тик бергәләп тырышканда гына без бу афәттән котыла алабыз.”

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International