Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты ТР Яшьләр эшләре ,спорт Һәм туризм министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты
2013 елның 5 феврале, сишәмбе
ТР Яшьләр эшләре,спорт һәм туризм министрлыгының эш нәтиҗәләре хакында министр Рафис Борһанов доклад ясады.
2012елда берничә зур яшьләр форумнары булып узды,шуларның иң зурысы халыкара белем бирә торган “Сәләт” форумы булды.Анда 3 меңнән артык сәләтле яшьләр катнашты.
2012елда 190 спорт объекты файдалануга тапшырылды,һәм аларның гомуми саны Татарстанда 9300кадәр җитте,-дип белдерде министр.
Р.Борһанов әйтүенчә,мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә зур игътибар бирелә.Ел йомгаклары буенча спорт белән шөгыльләнүче инвалидларның саны якынча 15 мең кеше .
2012 ел,Р. Борһанов сүзләренә караганда,республикада туризмның үсеше өчен дә уңышлы булган.9 ай эчендә 2012 елда туризмның үсеше 12,6% тәшкил итә.
Р.Борһанов үзенең чыгышын тәмамлап,республика бюджетының үтәлеше министрлык тармаклары буенча 2,3млрд тәшкил итте, бюджеттан тыш чыганаклардан 195млн сум өстәлде,-дип белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегиягә нәтиҗә ясап,булачак студентлар Уеннары республикабыз һәм илебез өчен мөһим вакыйга булып тора ,-дип басым ясады.”Универсиада аркасында,без мөгаен,15-20 ел эчендә дә чишә алмаган мәсьәләләрне хәл итәбез.Инфраструктура үсеш ала,аэропорт яңартылган,яңа метро станцияләре төзелә,-дип искәртте ТР Президенты.Универсиада белән бергә кешеләр үзләре дә үзгәрәләр.Уеннардан соң да бездә яңа шәһәр булачак,яшәү өчен җайлырак һәм кызыклырак.”
Рөстәм Миңнеханов спорт өлкәсендә яңа спорт объектларын нәтиҗәле файдалану кирәклегенә игътибар итте.”Һәр объект ниндидер табыш китерергә,спортчыларны тәрбияләргә ,анда белгечләр эшләргә тиеш.Һәм шуңа күрә һәрбер спорт корылмасы буенча объектив бәя булырга тиеш”,-дип белдерде Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты фикеренчә,иң мөһим мәсьәлә булып кадрлар әзерләү тора.”Без бик зур заманча комплекс-Спорт һәм туризм академиясен төзедек,һәм ул активрак эшләргә,федераль дәрәҗәдәге үзәк булырга тиеш”,-дип саный Р.Миңнеханов.
Р.Миңнеханов якындагы елларга Татарстанда спорт инфраструктурасы үсешенең яңа юнәлешен билгеләде.”Зур спорт объектларыннан тыш, без спорт белән массакүләм шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыклары төзергә тиешбез.Һәрбер ишегалдына барып җитәргә кирәк.Һәм бу безнең муниципалитетлар белән уртак эшебез,-диде ТР Президенты.
“Сезнең командага рәхмәт белдерәсем килә,-дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Яшьләр эшләре,спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәрләренә.Хәзер безнең алда бик зур бурыч-Универсиада уздыру тора,һәм мин ышанам,без аны бергә лаеклы итеп башкарырбыз.”
ТР Президенты матбугат хезмәте,Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз