ТР Премьер-министры: “Төп бурыч –энергия предприятияләребезнең РФ иң нәтиҗәле булуы”

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе
2012 нче ел ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты өчен гадәти булмады, чөнки республикада тарифны җайга салу системасын яхшыртуның бер төркем җитди этаплары тормышка ашырылды. Аерым алганда, ТР территориясендә җылылык һәм су белән тәэмин итү, өлешчә электроэнергетика өлкәсендә арадаш субсидия бирү тулысынча бетерелде.
ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә, социаль киеренкелекне бетерү максатыннан, халыкны социаль яклау эшен тәэмин итүгә юнәлдерелгән бер төркем карарлар кабул ителде. Бу хакта бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенә нәтиҗәләр ясап, республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.
Утырышта ведомствоның 2012 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елда ТРда тариф сәясәте бурычлары сөйләшенде.
И.Халиков билгеләвенчә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты күпләр тарафыннан энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгына караган структура буларак кабул ителә, чөнки халыкның нәкъ бү өлкәгә бәйле иң күп сораулары.
“Бу алай түгел. Раслана торган тарифларның күпчелеге – ул сәламәтлек саклау да, социаль хезмәт күрсәтү дә, һәм башка бик күп юнәлешләр дә. Безнең тискәре сүзләр ишетмәвебез яки аларның артык күп булмавы бу юнәлештә яхшы формалашкан системалы эш барлыкка килгәнлеге турында сөйләде. Комитетның төп бурычларының берсе - энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә дә шундый эш булдыру”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, ведомство тарифлар билгеләгәндә, оешмаларның икътисади нигезләнгән чыгымнарын гына исәпкә ала. Үткән ел нәтиҗәләре буенча, дәүләтнең тарифларны җайга салуыннан гомуми икътисади эффект якынча 14,5 млрд.сум тәшкил иткән.
М.Зарипов 2012 нче елда башкарылган төп эшләрнең берсе дип, арадаш субсидия бирүне һәм катнаш җылылык чыгаруны бетерүне атады. 2011 нче елда халык тарафыннан җылылык өчен түләп бетермәүләр якынча 4,5 млрд. сум тәшкил иткән, һәм бу эш сәнәгать предприятиеләре өстендә булган.
Арадаш субсидияне бетергәч, җылылык энергиясен чыгаруга тарифлар үзгәрмәгән, бары тик барысы да кулланучылар төркемнәре арасында яңадан билгеләнгән. Нәтиҗәдә, халык өчен җылылыкка тарифлар 2 тапкырга артык үскән.
И. Халиков сүзләренчә, тулаем алганда, соңгы елларда тарифлар үсеше планында тенденция өметләндерә. Үткән елда халык өчен тарифларның үсеше 13 проценттан артмаган, ул быел 10 проценттан артык булмаска тиеш, һәм бу тенденцияне сакларга кирәк.
Республика Министрлар Кабинеты башлыгы сүзләренчә, моңа торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эчке резервларны эзләү хисабына ирешеп була. “Инвестицион программа белән расланган һәрбер сумны муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә дә, республика дәрәҗәсендә дә контрольдә тотарга кирәк”, - дип ассызыклады И.Халиков.
2013 нче елга башка бурычлар турында сөйләгәндә, ТР Премьер-министры Татарстанда энергетика һәм коммуналь комплексы предприятиеләре өчен чыгымнарның төбәк нормативларын эшләргә, су белән тәэмин итү һәм су тарату хезмәтләрен күрсәтә торган структуралар һәм җылылык-челтәр оешмалары чыгымнарының икътисади нигезләнгәнлеген тикшерергә кирәк, дип билгеләде.
“Төп бурыч – безнең энергия предприятиеләребезнең РФ иң нәтиҗәле булуы, бу тарифларны контрольдә тотарга һәм шул ук вакытта инвестицион күрсәткечне киметмәскә мөмкинлек бирәчәк”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International