Алексей Песошин Алексеев районында балалар бакчасы ачты

2020 елның 21 августы, җомга

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Алексеев муниципаль районында “Зайчик” балалар бакчасын ачты.

“Бүген капиталь ремонттан соң 65 балага исәпләнгән балалар бакчасы үз ишекләрен ача. Республикада белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программалары, катлаулы икътисади шартларга карамастан, уңышлы гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты 2020 елда гамәлдәге барлык программаларны саклап калу турында карар кабул итте”, - дип искә алды Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры төзүчеләр һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Бу бинада балалар тавышы яңгырап торсын. Хәерле юл!” - диде ул.

Үз чиратында, Алексеев муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов авыл территорияләрен үстерүгә бәйле программаларны гамәлгә ашырганы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

“Балалар бакчасы бик матур, уңайлы килеп чыккан. Татарстан Президентына бик зур рәхмәт җиткерәсе килә. Соңгы елда без бу программа нигезендә шундый биш белем бирү объектын төзекләндердек. Бу республика җитәкчелегенең авыл территорияләрен үстерүгә нинди игътибар бирүен бик ачык күрсәтә. Бу балалар бакчасы бинасында балаларның көлгән тавышлары яңгырап торсын, тәрбиячеләр һәм педагоглар сәламәт булсын. Бәйрәм белән!”, - дип ассызыклады Сергей Демидов.

Бу чара кысаларында Алексей Песошин һәм Сергей Демидов “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен башлап җибәрде һәм 1 класска баручыларга мәктәп рюкзакларын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International