Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов:”Экологияне яхшырту өчен җәмгыятьнең бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен үзгәртү кирәк”
2013 елның 12 феврале, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының йомгаклау коллегиясендә булды.Коллегия эшендә шулай ук Россия Экология һәм табигый байлыклар министры Сергей Донской ,Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе Марина Селиверстова катнашты.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2012елдагы йомгаклау эшләре һәм 2013 елга куелган бурычлары турында министрлыкның җитәкчесе Артем Сидоров доклад ясады. Ул искәрткәнчә,2013ел Россиядә Әйләнә- тирә мохитне саклау елы,ә Татарстанда- Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы, дип игълан ителгән.
Артем Сидоров предприятиеләрнең зарарлы калдыкларын киметү чаралары турында хәбәр итте.Сөйләшүләр нәтиҗәсендә “Нэфис косметикс”компаниясе 2013елның 1нче гыйварыннан җитештерүдә зарарлы чимал куллануны туктатырга сүз бирә.
Казан мэры Илсур Метшин Казанда “Яшел рекорд”проекты нәтиҗәсендә яшеллекнең 50мең агачка артуын белдерде.Бу проект быел яз көне дәвам итәчәк диде.
Илсур Метшин шулай ук РФ Экология һәм табигый байлыклар министрына Самосырова чүплеге проблемасын хәл итүдә федераль ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
РФ Экология һәм табигый байлыклар министры Сергей Донской “Татарстанга игътибарны җәлеп итүе өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтәсе килә,без даими рәвештә проблемалар хакында фикер алышабыз,Һәм бу масштаблы проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыруга мөмкинлек бирә”,-дип белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегиядә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.”Татарстанда гамәлгә ашырылучы күп проектлар федераль үзәк белән бергә алып барыла.Һәм бу проектлар инде уңай нәтиҗә бирә,-диде ул.-Бу табигатьне саклау чаралары да,Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу һәм Казанны инженерлык саклау да.”
“Экологияне яхшырту өчен җәмгыятьнең бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен үзгәртү кирәк.Олыларны үзгәртү кыенрак,ә балалар безнең киләчәгебез.Шуңа күрә балаларда табигатькә сакчыл караш тәбияләүнең роле зур”,-дип басым ясады Р Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат үзәге.Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз