Рөстәм Миңнеханов FISU генераль секретаре белән очрашты

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов FISU генераль секретареЭрик Сайнтронд җитәкчелегендә Халыкара студентлар спорты федерациясе делегациясе белән очрашты. Республика Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук FISU җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас,җәйге Универсиадалар буенча Контроль комитеты рәисе Кемаль Тамер,FISU беренче вице-президенты ,Россия спорт студентлар берлеге башлыгы Олег Матыцин,Казан мэры Илсур Метшин,Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов ,ТР яшьләр эшләре,спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов FISU генераль секретарена студентлар Уеннарына әзерлекнең барышы турында сөйләде.Очрашуда катнашучылар Универсиада спорт объектлары,Казанда кунакханәләр төзелешләре тәмамлану,Казан юнәлеше буенча авиация элемтә маршрутлары үсеше,”Евроспорт”телеканалы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

FISU вәкилләре шулай ук ярышлар уздырылачак объектларны һәм Универсиада Авылының инфраструктура объектларын карауны планлаштыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International