Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
1 мартка кадәр чыгарылыш укучылары нинди имтиханнар тапшырачакларын хәл итеп бетерергә тиеш
2013 елның 19 феврале, сишәмбе
2013 елның 1 мартына кадәр Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшыручы һәм Дәүләт аттестациясен үтүче барлык чыгарылыш укучылары нинди имтиханнар тапшырачакларын хәл итеп бетерергә тиеш. Моның турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Брифинг on-line режимында интернет челтәрендә (www.prav.tatarstan.ru) трансляцияләнде.
9 нчы чыгарылыш сыйныф укучыларына барлыгы 5 имтихан тапшырырга кирәк булачак: 3 төп имтихан (рус теле, математика һәм татар теле) һәм 2 фән сайлау буенча. 11 нче чыгарылыш сыйныфы укучыларына килгәндә, алар өчен төп имтиханнар буларак, рус теле һәм математика санала, ә сайлау буенча тапшырыла торган фәннәрнең саны алар өчен чикләнмәгән.
Белем бирү белән идарә итү муниципаль органнары башлыкларына мөрәҗәгать итеп, укучыларны теге яисә бу фәннәрне тапшырмаска күндергән очраклар булуына да игътибар итте Данил Мостафин. “Безнең моның белән бәйле җәзалар да, шул исәптән административ характерындагы җәзалар да булды, - дип билгеләп үтте ул. – Бернинди үгетләүләр дә булырга тиеш түгел. Сайлау буенча булган фәннәр укучылар һәм аларның ата-аналары тарафыннан билгеләнә.”
Апрель аенда Татарстанда кабаттан рус теленнән һәм математикадан тестирование булачак. Беренче тестирование гыйнвар аенда үткәрелгән иде.
Тестирование ТР Мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан КФУ белән берлектә, Бердәм Дәүләт имтиханнарына эффектив әзерләнү максатыннан үткәрелә.
Март аенда КфУ белән хезмәттәшлек кысаларында интернет-форум үтәчәк, - дип хәбәр итте Данил Мостафин. Бу ел саен инде берничә ел дәвамында үткәрелә торган чара. Интернет форумда Бердәм дәүләт имтиханнарын оештыручылар һәм фән комиссияләре җитәкчеләре чыгыш ясый. Форум укытучылар аудиториясенә исәпләнгән, ләкин шул ук вакытта ачык булып санала. “ Форум мәйданында укытучылар үз карашлары, ачышлары турында сөйлиләр, үзләренең тәкъдимнәрен, шикләрен белдерәләр, без аларны карап чыгабыз һәм аннары әлеге мәсьәләләр буенча федераль үзәк белән эшлибез”, - дип сөйләде Данил Мостафин. “Форум - ул укучыларны уңышлы чыгару өчен проблемалар һәм аларны хәл итү юллары буенча фикер алышу мөмкинлеге”, - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.
Үзеңнең Бердәм Дәүләт имтиханына әзерлек дәрәҗәсен www.ege.edu.ru һәм www.fipi.ru рәсми сайтларында белергә була.
Шулай ук ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының “кайнар линия”се дә эшли: (843) 292-24-32
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз