Татарстан Республикасында икътисади үсешне тәэмин итү өчен инвестицияләр җәлеп итү һәм зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетында узган утырышта белдерде.
Утырыш 2021-2023 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразының төп параметрларына, 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты һәм 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстанда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты фаразына багышланган иде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
“Белгәнегезчә, пандемия шактый үзгәрешләр кертте. Икътисадның күпчелек секторында тискәре күрсәткечләр билгеләнде. Бу аеруча ваклап сату, туристлык тармагы һәм хезмәт күрсәтү өлкәләренә кагылды”,- дип билгеләде Алексей Песошин.
ТР Премьер-министры искәрткәнчә, икътисадның кискен түбәнәюен булдырмау максатында федераль үзәк ярдәме белән оператив чаралар күрелә. Аларга салым ташламалары, пособиеләрнең күләмен арттыру, кредитларны реструктуризацияләү керә.
“Республиканың социаль-икътисади үсеш фаразы максималь дәрәҗәдә чын, ә бюджетның тигез үлчәнелгән булуы мөһим”, - дип белдерде Алексей Песошин.
Утырыш барышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, “Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды” дәүләт оешмасы директоры Алсу Мифтахова доклад ясады.