Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты: “Агросәнәгать комплексының барлык юнәлешләренә бертигез игътибар бирү кирәк”
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасының 2012 елда агросәнәгать комплексы (АСК) эш нәтиҗәләре һәм алдагы язгы-кыр эшләрен уздыру бурычлары хакында фикер алыштылар.
Бу чара Питрәч районында гадәти рәвештә республика семинар – киңәшмә формасында узды. Коллегиянең пленар өлеше район Мәдәният йортында ТРның барлык районнары вәкилләре катнашында, видеоконференция режимында булды.
Коллегия утырышын ачып, Татарстан Президенты ,соңгы өч ел республиканың авыл хуҗалыгы һәм АСК өчен уңышлы булмады,-дип белдерде. Шуңа карамастан 2012 елда республикада 3,2млн.т бөртекле ашлык,якынча 2млн.т шикәр чөгендере, 1.4млн.т бәрәңге,326мең т яшелчә җыеп алынган, тере үлчәмдә 456мең т терлек һәм кош, 1,9млн.т сөт җитештерелгән.
ТР Президенты бүген көндә авыл хуҗалыгы җитештерүчәннәре алдында торган тагын бер проблеманы – банклар тарафыннан кредит бирү шартлары катгыйлану хакында искә төшерде.
Агымдагы ел финанслар буенча гына түгел, ә бәлки климат шартлары буенча катлаулы булырга ошаган,-дип хәбәр итте үзенең докладында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Быелгы язгы-кыр эшләре кыйммәткә төшәргә мөмкин,бу Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында, федераль Хөкүмәтнең ягулыкка субсидия бирмәвенә бәйле.”Безгә аз чыгымлы ысулларны эзләргә кирәк”, дип белдерде Марат Әхмәтов.
ТР Президенты коллегия утырышын йомгаклап,тагын берничә проблемалы мәсьәләне әйтеп узды.
Беренчедән,кадрлар мәсьәләсе. Күп хуҗалыкларда штатлы агрономнар юк. Монда аутсорсинг системасын кулланырга кирәк,-диде Р. Миңнеханов.
Икенче проблема – терлекләрнең баш санын саклау. Бу проблемаларны хәл итүгә аеруча игътибар кирәклеген ассызыклады Р. Миңнеханов.
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт иминлеге дәрәҗәсен күтәрү кирәклеген, статистика буенча узган елда – 24 үлем һәм 120дән артык имгәнү очраклары булуын, - белдерде ул..”Моның белән шаярырга ярамый”,- дип басым ясады Татарстан Президенты.
“Татар-Информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз