«Дженерал Электрик» (GE) компаниясе Татарстан Республикасы базарында үзенең эшчәнлеген киңәйтергә ниятли
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Дженерал Электрик”ның Россия һәм БДБ дагы президенты Рон Поллетт хезмәттәшлек перспективалары хакында фикералыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды (Казан, Ирек мәйданы,1).
Атап әйткәндә, сүз энергетика, нефть, газ, химия һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды.
GE компаниясе төрле проектлар буенча Татарстан Республикасы партнеры булып тора, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүген хезмәттәшлекнең ике як өчен дә нәтиҗәле яңа юнәлешләрен билгеләргә кирәк.
“Дженерал Электрик”ның Россия һәм БДБдагы президенты Рон Поллетт үз чиратында, GE компаниясенең Татарстан Республикасы базарында уңышлы эштарихы, аның инновацияләргә ачык һәм үсеш алучы төбәктә киңэшчәнлек алып бару белән кызыксынуын раслый, дип билгеләп үтте.
Ике яктан да катнашучылар яңа электр станцияләре өчен җиһазлар кайтару һәм гамәлдәге җылылык электр үзәкләрен GE газ турбиналары һәм газ двигательләрен кулланып модернизацияләү проектлары буенча фикер алышты. Заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү һәм гамәлдәге җиһазларны модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә аерым игътибар бирелде.
Моннантыш, нефть химиясеһәм нефть чыгару өлкәсендәгепроектларныгамәлгәашыру, энергетика тармагын үстерү перспективаларына кагылышлы мәсьәләләр турында да сөйләшенде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.