Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышы булачак
2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән РФ Президенты каршындагы гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре Комиссиясе вәкилләре килде.
Кунакларны “Казан” халыкара аэропортында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми кунаклар каршы алды.
Бүген “Казан” халыкара аэропортында РФ Президенты каршындагы гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре Комиссиясе утырышы уза. Катнашучылар гомуми кулланыштагы авиация өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм РФ субъектлары башкарма хакимиятләре органнарының килешенгән гамәлләрен тәэмин итү турында сөйләшерләр, дип фаразланыла.
Комиссия вәкилләре “Казан” халыкара аэропортының терминалларын һәм башка корылмаларын караячаклар, “Коркачык” укыту-өйрәтү аэродромында булачаклар, анда Татарстанның үзәк аэроклубы эшли.
РФ Президенты каршындагы гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре Комиссиясе утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Ачык Хөкүмәт” мәсьәләләре буенча РФ министры Михаил Абызов, Россия Хәрби һава көчләре башкомандующие генерал-лейтенант Виктор Бондарев, РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Росавиация вәкилләре һ.б. катнашыр дип көтелә.
Мәгълүмат өчен:
РФ Президенты каршындагы гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре Комиссиясе дәүләт башлыгы тарафыннан 2012 нче елның 13 нче ноябренда расланган Указ нигезендә оешкан.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз