Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия министры Михаил Абызов, РФ Президенты каршындагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Юрий Трутнев, РФ Хәрби-һава көчләре башкомандующие Виктор Бондырев һәм башка кунаклар белән “Коркачык” аэродромында булды. Алар “Казан авиация предприятиесе” ангарын карады, шулай ук “Авиатор” җәйге мәктәп инфраструктурасы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.