Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы гомуми кулланыштагы авиация өлкәсендәге проектлар үсеше өчен пилот регион булырга әзер
2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы гомуми кулланыштагы авиация өлкәсендәге проектлар үсеше өчен пилот регион булырга әзер.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында хәбәр итте.
Утырыш “Казан” халыкара аэропорты территориясендә узды, анда РФ Президенты ярдәмчесе – Гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия рәисе Юрий Трутнев,РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, “Ачык Хөкүмәт” мәсьәләләре буенча РФ министры Михаил Абызов,Росавиация вәкилләре һ.б. катнашты.
Утырыш барышында чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов, авиация тармагы зур перспективаларга ия – Татарстанда фәнни, белем бирү һәм җитештерү базалары бар.Гомуми кулланыштагы авиация өлкәсендәге үсеш проектлары өчен республика пилот регион булырга әзер,-дип белдерде. “Безне бу проектның уңышлы булуы бик нык кызыксындыра”,-диде ул.
Россия Федерациясе бүген кече авиациядән башка үсә алмый,-дип хәбәр итте Юрий Трутнев. Аның сүзләренчә, бүгенге утырышның максаты - гомуми кулланыштагы авиация үсеше өлкәсендәге икътисади каршылыкларны бетерү проблемаларын хәл итү.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.