Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Барысыннан да элек, хәлне үзгәртү һәм көндәшлеккә сәләтле булу өчен, яңа материаллар кирәк
2013 елның 26 феврале, сишәмбе
Бүген Казанда Инфраструктуралар һәм белем бирү программалары фондының хезмәттәшлек үсеше буенча диреторы Леонид Гозман журналистларга “ РОСНАНО. Киләчәкне якынайтабыз” программасы һәм инновацияләр үсешен популярлаштыру, фән, нанотехнологияләр турында сөйләде.
Леонид Гозман белән бергә журналистларның сорауларына шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җавап бирде.
“Нанотехнологияләрнең гомумән икътисадка Владимир Путинга яисә Рөстәм Миңнехановка гына түгел, ә бәлкем һәрбер кешегә кирәклеген аңлатырга кирәк”,- дип белдерде Леонид Гозман.
“Без Казанга Мәскәү һәм Германиядән зур команда, шул исәптән рус телендә сөйләшүче галимнәрнең Европа Ассоциациясе президентын алып килдек,-диде ул. Без Казанның барлык әйдәп баручы югары уку йортларында лекция-дискуссияләр уздырабыз,кызыклы кешеләр белән очрашулар оештырабыз.Болар, бүген лекция тыңлаган студентлар, иртәгә “Гугл”дан начар булмаган проектларны булдыра алсын, һәм ул проектлар Татарстанда гамәлгә кертелсен өчен эшләнә.”
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында журналистларга җавап биргәндә, “Бүген дөнья шулкадәр тиз үзгәрә, әгәр үз эчебездә генә кайнасак, бернинди алга китеш булмаячак.Без партнерыбыз “РОСНАНО” компаниясенә шушындый лекцияләр һәм “түгәрәк өстәлләр” уздырганы өчен рәхмәлебез”, - диде.
“Без аңлыйбыз – барысыннан да элек, хәлне үзгәртү һәм көндәшлеккә сәләтле булу өчен, яңа куллану үзенчәлекләре белән яңа материаллар кирәк,- дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Мондый материалларны бары тик , тиешле фәнни базасы булган белемле һәм акыллы кешеләр генә булдыра ала.Безнең бурычыбыз – беренчедән шундый мөмкинлекләр тудыру, икенчедән- шундый кешеләр әзерләү.”
Татарстан Президенты, бүгенге көндә республика сәнәгать продукциясе күләмендә нанотехнологияләр кулланып җитештерелгәне хәзергә 36млрд.сум гына тәшкил итә,-дип хәбәр итте.
Тулырак “РОСНАНО. Киләчәкне якынайтабыз” программасы кысаларындагы чаралар турында – пресс-релизда.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз