Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Чистай районы Советының йомгаклау сессиясендә катнашты.
2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Чистай муниципаль районы елына 15-20 процент сәнәгать үсешенә ирешә ала”, - дип саный бүген Чистайда булып киткән ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
Үзенең сәфәре башында Хөкүмәт җитәкчесе Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов җитәкчелегендә яңа ел алдыннан ачылган 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасында булып кайтты. Премьер-министр балалар бакчасын карап чыкты, әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә кулланыла торган яңалыклар белән танышты.
Югары технологияләр өлкәсендәге яңалыклар белән Илдар Халиков авылара мәдәни-күңел ачу үзәгендә танышты. Монда Чистай предприятиеләре продукцияләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Аннары шунда ук Чистай муниципаль районы Советының отчет утырышы узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР муниципаль берләмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар.
Муниципаль районның 2012 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 елга төп бурычлары белән Чистай муниципаль районы башлыгы, Муниципаль район Советы рәисе Илдус Әхмәтҗанов таныштырды. Отчетлар белән шулай ук Эчке Эшләр Министырлыгының муниципаль район буенча бүлек җитәкчесе Алексей Соколов, муниципаль райондагы мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Колесникова, “Сарсазы” фирмасы директоры Илгизәр Садыйков та чыгыш ясадылар.
Үзенең чыгышында Илдар Халиков килгән кешеләрне республиканың 2012 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Чистайлылар аңда үзләренең саллы өлешләрен керттеләр. Татарстан икенче ел рәттән туучылар саны буенча алдынгылар рәтендә, дип хәбәр итте Премьер-министр. Чистай муниципаль районында үлүчеләр саны 2 тапкыр кимегән, ләкин демографик проблема бар һәм аны хәл итү өчен резервлар эзләү зарури.
Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хәлен анализлау кәнәгатьлек хисе уята, дип хәбәр итте Илдар Халиков. Биредә авылны үстерү буенча күпсанлы программалар тормышка ашырыла.
Татарстан җитәкчелеге өчен элеккечә сәламәтлек саклау һәм мәгариф өстенлекле булып кала, дип искәртте ТР Хөкүмәте башлыгы. Илдар Халиков сүзләренә караганда, Чистай муниципаль районында әйбәт укытучылар, моңа күпсанлы конкурс нәтиҗәләре дәлил булып тора.
Татарстан Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Чистай районында иң катлаулы хәлләрнең берсе юлларга бәйле. Районда 20 торак пунктта асфальт җәелмәгән. 2013 елда республикада район юллары төзелешенә 205 миллион сум акча бүлеп бирү каралган.
Шәһәрдә 250 архитектура һәйкәле бар – бу бик зур байлык, аның белән горурланырга һәм сакларга кирәк.
Үзенең чыгышы ахырында Илдар Халиков шәһәр һәм район халкына 2012 елгы нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде һәм чистайлыларга Мактау гармоталары һәм Республика хөкүмәте исеменнән грамоталар тапшырды.
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз