Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Түбән Кама шәһәрендә төзелүче поликлиникада булып кайтты
2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камага эшлекле сәфәре кысаларында төзелүче поликлиниканы карап чыкты. ТР Хөкүмәте башлыгын республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин озата бардылар.
Поликлиниканы торгызу 20 ел элек башланган булган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында үзган елга кадәр объект “катырылган”. Төзелеп бетмәгән 127 ятаклы дәвалау корпусы бинасы шәһәр поликлиникасы итеп үзгәртелде.
Узган елны ТР Президенты ярдәме белән объкт “икенче” гомергә ия булды: проект дәүләт экспертизасын үтте, һәм алдагы төзелешкә 90 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән иде. Объектның гомуми бәясе 341млн. якын сумны тәшкил итә.
Поликлиникада 84 меңнән артык пациентка беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Монда гомуми практикалы 40 табиб өчен процедура кабинетлары, амбулатор авырулар өчен 80 ятаклы көндезге стационарлар, СПИД – лаборатория, белгечләр кабинетлары, диагностика һәм медик тикшеренүләр кабинетлары, бердәм СААL-үзәк ( тиз һәм ашыгыч ярдәм чакыруларын кабул итү, пациентны амбулатор приемга язу үзәге) һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәте каралган.
Илдар Халиков корпусны һәм 5- катлы поликлиниканың планын карап чыкканнан соң һәм объектны төзеп бетерү өчен тагын күпме чаралар кирәк булуы турында кызыксынып, “Төзеп бетерәчәкбез”, дип ышандырды.
Соңрак кунаклар хирургия корпусына күчтеләр. ТР Хөкүмәте башлыгына яңа авыруларны кабул итү бүлмәсе турында сөйләделәр һәм булачак төзү урынын күрсәттеләр. Хирургия корпусын карап чыкканнан соң ТР Премьер-министрына йогышлы авырулар бүлеге фотографияләрен күрсәттеләр, алар бүлек биналарына ашыгыч рәвештә капиталь ремонт кирәк булуын ачык күрсәтеп торалар. Ләкин моңа җавап итеп, Илар Халиков чит илдә инде күптән баш тарткан йогышлы авырулар бүлеген бүгенге көндә Түбән Камада булмаган реабилитация үзәгенә әйләндерү мәсьәләсен тикшерергә тәкъдим итте.
Соңрак Илдар Халиков Түбән Кама шәһәренең Түбән Кама муниципаль районы советларының берләштерелгән сессиясендә катнашты.
Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз