Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Арбитраж мәхкәмәсе рәисе урынбасары Василий Витрянский белән очрашты

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Арбитраж мәхкәмәсе рәисе урынбасары Василий Витрянский белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда Татарстан ягыннан ТР Арбитраж мәхкәмәсе рәисе Николай Новиков, ТР Президентының дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Фәридә Волкова, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев катнашты.
Очрашуда гражданнар законнарын реформалау мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Василий Витрянский Казанга “Гражданнар законнарын реформалау шартларында бурычлар һәм килешүләр турында гомуми кагыйдәләр” темасына багышланган семинар-конференциядә катнашу өчен килгән. Бу семинар-конференция ТР сәүдә-сәнәгать палатасында уздырыла.

Моннан тыш, Василий Витрянский Казан (Идел буе) федераль университетында узачак Халыкара фәнни-гамәли конференциядә дә катнашырга планлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International