ТР Президенты: “Әгерҗе районы яхшы якка үзгәрә”

2013 елның 1 марты, җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советы утырышында катнашты, анда 2012 нче елга районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елга бурычлар сөйләшенде.

Утырыш алдыннан ТР Президенты район Мәдәният йортының беренче катында оештырылган күргәзмә белән танышты.

Соңыннан район Мәдәният йортында Рөстәм Миңнехановның Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков белән эшлекле очрашуы булды.

2012 нче елга районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында район Советы утырышында Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров сөйләде. Аның сүзләренчә, Әгерҗе районы муниципаль идарә нәтиҗәлелеген бәяләү буенча республикада 20 нче урында тора. Районның тулай продукты бер елда 9,7 процентка үскән һәм 5 млрд. сумнан артып киткән. Уртача хезмәт хакы 12 процентка үскән һәм 20 мең 14 сум булган.

Районда барлык республика программалары тормышка ашырыла: торак төзелеше, күп фатирлы йортларга, мәктәпләргә ремонт ясау, авыл клублары һәсм ФАПлар төзелеше, “Чиста су” программасы.

Район икътисадының төп тармагы – агросәнәгать комплексы. Районда, 132 авыл хуҗалыгы оешмасы исәпләнелә. Үткән елда алар 25 мең т сөт, 3,4 мең т ит җитештергән. Терлекләр саны сакланган – 16 мең баш. Тармакта уртача хезмәт хакы – 8 мең сумнан күбрәк.

Районда җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгының 95 проценты иң эре инвестор – “Ак Барс” холдинг компаниясе өлешенә туры килә.

Үткән елда җибәрелгән продукциянең яртысыннан артыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан җитештерелгән, аларда 2 меңнән артык кеше эшли.

Ләкин В.Макаров билгеләвенчә, әлегә эшмәкәрләр дәүләт һәм муниципаль ярдәменең барлык мөмкинекләрен дә файдаланмый.

Быелга мөһим бурыч, башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, районның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру. Бу юнәлештәге чараларның берсе – агросәнәгать кластерын булдыру.

Быел тормышка ашырырга планлаштырыла торган иң эре инвестицион проектларның берсе – 50 млн. сумнан артык инвестиция белән балыкчылык комплексын төзү.

Республика ярдәме кирәк булган район проблемалары турында сөйләгәндә,

В.Макаров социаль инфраструктура объектларын, шул исәптән, спорт объктларын төзү һәм ремонтлауны әйтте.

Чыгышы соңында башкарма комитет җитәкчесе ТР Президентын быел августта бәйрәм ителә торган Әгерҗенең 75 еллыгына чакырды.

Рөстәм Миңнеханов утырышта чыгыш ясаганда районның перспективасы күп очракта җирле тимер юл челтәре үсешеннән тора, дип билгеләде. “Без монда башка альтернатив юлларны күрмибез. “РЖД” ААҖнең булган планнары тормышка ашырылыр, дип бик тә өметләнәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Авыл хуҗалыгында, ТР Президенты сүзләренчә, районга кече хуҗалыклар, аерым алганда, гаилә фермалары үсешенә зур игътибар бирергә кирәк. Продукцияне төп сату урыны Ижау булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Удмуртия башкаласында, Әгерҗе аграрийларының продукцияләрен сату өчен, мәйданнар ачу мөмкинлеген карарга кирәк. Бу мәсьәләне ул Александр Волков белән сөйләшергә планлаштыра.

ТР Президенты сүзләренчә, Әгерҗе районы – гади генә түгел, аның конкурентлы мөмкинлекләре һәм кыенлыклары бар. “Ләкин Әгерҗе районы яхшы якка үзгәрә. Әгерҗе – матур шәһәр. Мин алга таба сезнең уңышларга сөенербез, дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш соңында ул районның аерым кешеләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International