Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй районында үзенең эшлекле сәфәре барышында «mefro» йөк автомобильләре өчен тәгәрмәч дисклары җитештерү заводында булды.
Заманча җитештерү элек Зәйдәге тәгәрмәч продукциясе җитештерә торган «КАМАЗавтотехника» ҖЧҖ базасында оештырылган иде. Заводны йөк автомобильләре өчен тәгәрмәчләре Европа базарының алдынгыларыннан берсе - «mefro» Германия компаниясе сатып алган иде, анда аның өлеше - 50%ка якын. Предприятиенең җитештерү эшчәнлеге яңа бренд белән 2012 елда башланган иде. Хәзерге вакытта персонал саны 1156 кеше тәшкил итә, шул исәптән 886 эшче. Уртача хезмәт хакы -22,3 тыс.руб. 2012 елда 2 млрд. 237 млн. сумлык тәгәрмәч продукциясе җитештерелде, продукциянең 84%ы «КАМАЗ» ААҖ. 2012 ел эчендә сатулардан табыш 58,6 млн. сум тәшкил иттте.
Татарстан Республикасы Президентына бүген эшләп килүче җитештерү күрсәтелде, шулай ук Рөстәм Миңнехановка предприятие үсеше планнары турында да сөйләделәр. Хәзер завод продукцияне буяу буенча заманча комплексларны сатып ала һәм эшләтеп җибәрүгә әзерли, профильле тәгәрмәчләр чыгаруны кузгатып җибәрү өчен куәтләрне модернизацияли.
Бүген Рөстәм Миңнехановка предприятие җитәкчеләре белдергәнчә, киләчәктә Зәй заводы продукциясен «КАМАЗ»га гына түгел, Россиядә җыю җитештерүләре булган Европа компанияләре заводларына да җибәрәчәк.
Татарстан Президенты шулай ук Зәй муниципаль районы хуҗалыклары продукциясе күргәзмәсе белән танышты, күргәзмә районның мәдәният йорты янында урнашкан. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов район Советы сессиясендә катнашты.