Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“IT-чемпион” бәйгесенең беренче көннәрендә үк андаТатарстанның 2меңнән артык укучысы катнашты
2013 елның 5 марты, сишәмбе
. “IT-чемпион”ның беренче 5 көндәге нәтиҗәләрен бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.
Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстанда “IT-чемпион” республикакүләм бәйгесенә 1 мартта старт бирелгән иде.
Мәктәп укучылары арасында уздырылучы бу бәйге ике мөстәкыйль номинациядән тора. Баллар исәпләүгә нигезләнгән “Иң актив укучы” номинациясе өч этапны эченә ала. Беренчесе 1 марттан 24 майга, икенчесе 25 майдан 1 сентябрьгә, өченчесе 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итә. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов искәртеп узганча, әлеге бәйгедә республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан 1561 мәктәп катнаша. Беренче көннәрдә бәйгедә катнашучылар саны буенча Казан, Чаллы шәһәрләре, Актаныш, Саба, Балтач, Түбән Кама районнары лидерлыкка чыккан. “Иң актив укучы” номинациясе укучыларның өлкән буын вәкилләрен электрон хезмәтләрдән даими файдаланырга өйрәтүен стимуллаштыра. Ягъни малайлар һәм кызлар өлкәннәрнең ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетларын теркәп, аларны теге яки бу хезмәт өчен түләргә өйрәтергә тиеш. Өлкәннәр (баланың туганнары, якыннары, дуслары, күршеләре һ.б.) порталдагы шәхси кабинетларына укучының “ТР да Электрон мәгариф” мәгълүмат системасындагы логинын кертеп, түләүләрне башкарырга тиеш була. Укучыга өлкәннәрнең шәхси кабинетын теркәгән өчен дә, бу кабинет аша кереп башкарылган һәр түләү (газ, торак-коммуналь хезмәтләр,телефон, Интернет һ.б.) өчен дә баллар исәпләнә. Мәсәлән, һәр финанс транзакциясе 4 әр балл белән бәяләнә. Призлар да балларга карап биреләчәк. Аена ким дигәндә 20 балл җыйган балалар аны “IT-чемпион” логотибы төшерелгән магнитка алмаштыра ала. Балларын ай саен сувенирга алмаштырмыйча. квартал азагына кадәр саклап һәм тулыландырып килгән укучылар аны кыйммәтлерәк бүләккә алмаштыра ала. Гомумән алганда, бүген аңлатуларынча бәйгегә һәр районда ай саен да, квартал саен да нәтиҗәләр ясала барачак. Ә төп нәтиҗәләре ел ахырында Казанда игълан ителәчәк. Бүләкләр ассортименты бик киң. Анда магнитлардан алып, флешка-ручкаларга, iPadка кадәр бар. “Приз фонды даими рәвештә тулыланып торачак. Хәзер конкурска банклар да, элемтә операторлары да кушылды”, -ди Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
“ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” номинациясе. беренчесеннән аермалы буларак, укучыларның иҗади активлыгына исәпләнгән. Анда катнашып алар программалаштыру, дизайн өлкәсендә иҗади идеяләрен ача, сервис һәм электрон хезмәтләргә кагылышлы кызыклы идеяләре белән уртаклаша ала. Аерым алганда, аларга электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип, иң яхшы видеоролик, иң яхшы презентация эшләү мөмкинлеге бирелә. Әлеге иҗади конкурс 1 майда башланып иҗади сәләткә нигезләнә. Ул әле 1 майда гына башланачак һәм 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 4 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәрге аралыкта иң яхшы эшләр сайлап алыначак, йомгак 20 декабрьдә ясалачак.
“IT-чемпион” конкурсында актив катнашучылар өчен IT-паркка экскурсияләр, мәдәни чаралар, очрашулар, танылган шәхесләр катнашында мастер-класслар каралган.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз