Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры гражданнарны кабул итте
2013 елның 5 марты, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Бердәм Роосия” партиясе рәисе Д.А.Медведевның ТР дагы Төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Республика Хөкүмәте башлыгы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тыңлады һәм Татарстан халкының мөһим мәсьәләләрен хәл итү өчен тиешле күрсәтмәләрне бирде.
Республика халкын борчыган сорауларның берсен Казаннан Нина Расстригина җиткерде. Ул Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәте өчен бәяләрнең бик югары булуы, гомуми йорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен түләүләрдә закон бозу очраклары турында сөйләде.
Татарстан Премьер-министры, республикада Алабуга тәҗрибәсен гамәлгә кертү планлаштырыла, дип хәбәр итте.Илдар Халиков фикеренчә, подъездларда гомуми счетчиклар куеп карау кирәк.”Әйдәгез шундый эксперимент эшләп карыйбыз,бу тәҗрибә уңышлы чыкса,республиканың барлык шәһәрләрендә дә кулланырбыз”,- диде ул.
Гражданнар сорауларының тагын берсе – Яшел Үзән райнының Панау авылына каты өслекле юл уздыру турында иде.”Бу авылга юл уздыруны 2013елгы программага кертербез”,-дип җавап бирде Илдар Халиков.
Казанда яшәүче Айрат Гараев Агрономическая урамындагы 18 номерлы яңа йортка газ кертүне сорап мөрәҗәгать итте. Премьер-министр бу йортта яшәүчеләргә газ хезмәтенә күмәк мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.”Бу йортта яшәүчеләр барысы да килешкәннән соң, газ җибәрүне тәэмин итәчәкбез, бу мәсьәләне үзебезнең күзәтүгә алабыз”,-дип ышандырды Илдар Халиков.
Илдар Халиков гражданнарның сорауларын тыңлаганнан соң, тиешле министрлыкларга һәм ведомстволарга бу мәсьәләләрне хәл итү буенча үзенең күрсәтмәләрен бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте.Михаил Миронов.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз