Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковны 85 яше белән котлады

2013 елның 6 марты, чәршәмбе

Социалистик  Хезмәт Герое, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Илдус Мостюков илнең "свой-чужой" дәүләт радиолокация тануының бердәм гомумгаскәр системасының генераль конструкторы булып эшләгән, әлеге система 30 елдан артык вакыт эчендә корал буларак үз вазыйфасын һаман да әле үти.  Бу хезмәте өчен юбилярСоциалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Хәзерге вакытта И.Мостюков -"Радиоэлектроника" ФППЦның мактаулы директоры, " Татарстан Геройлары " республика иҗтимагый оешмасы рәисе.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилярны котлап, Илдус Мостюковның илнең хәрби куәтенә керткән өлешен билгеләп үтте. "Сез һәрвакыт илебезгә, республикабызга тугрылыклы хезмәт иттегез, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Сезнең күп еллар элек иҗат иткән эшләнмәләрегез бүген дә файдаланыла".

Рөстәм Миңнеханов  Илдус Мостюковка нык сәламәтлек, озын гомер һәм киләчәктә актив җәмәгать эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Оборона сәнәгатенә керткән шәхси өлеше өчен юбилярга "Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” мактаулы исеме бирелде һәм Татарстан Республикасы Президенты И.Мостюковка тиешле күкрәк тамгасы тапшырды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов юбилярга автомобиль бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International