Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча министр урынбасары Александр Чуприян белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Александр Чуприянга Татарстан Республикасы "Фидәкарь хезмәте өчен" медален тапшырды. Алар шулай ук Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгы һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.