Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Лаеш районының сукыр һәм начар күрүче балалар өчен интернат-мәктәптә булды
2013 елның 6 марты, чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков,Татарстан республикасының Лаеш муниципаль районы советының 20 нче хисап сессиясендә катнашты.
Илдар Халиков сукыр һәм начар күрүче балалар өчен коррекцияләү мәктәп-интернатында булды.
1968 нче елда ачылган мәктәп, бүгенге көндә республикада, күрү мөмкинлекләре чикле булган балаларны укытучы һәм тәрбияләүче интернат тибындагы бердәнбер уку йорты. 2012-2013 нче уку елында мәктәптә 16 сыйныф исәпләнә, аларда республиканың 33 районыннан 105 бала белем ала. Укучылар арасында – 57 дөм сукыр һәм 48 начар күрүче һәм 17 ятим бала. Тәрбияләнүчеләрнең күпчелек өлеше мәктәп-интернатка аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән, ата-аналары инвалид булган гаиләләрдән килгән. Күрү буенча зәгыйфьлектән тыш, укучыларда эндокрин, психоневрологик, ДЦП һәм башка авырулар да бар.
Спорт залында кунакларны спорт белән шөгыльләнүче үсмер егетләр сәламләде.. Әйтергә кирәк, физик тәрбия мәктәп-интернатта аерым урынны алып тора, чөнки ул күрү сәләте бозылган балаларны реабилитацияләүнең төп юлларының берсе. Укучыларның исәнлеген кайгыртып тору максаты белән, күрү сәләте һәм сәламәтлекнең даими мониторингы, профилактик чаралар, кирәкле дәвалау үткәрелә. Мәктәпнең медицина блогы белгечләр белән тулысынча комплектацияләнгән, кирәкле офтальмологик һәм физиотерапевтик җиһазларга ия..
Алга таба Илдар Халиков күп балалы Лемеховлар гаиләсендә булды. 2008 нче елда Лемеховлар гаиләсе, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаилә буларак учетка куелып, торак сертификатын алучыларның республика исемлегенә кертелгән. 2012 нче елда алар шәхси торак йорт төзелешенә сертификат алуга ирешкән.Бүген бу гаилә үз йортында яши.
2010 нчы елда әниләре Светлана Лемехова “Ана даны” медале белән бүләкләнгән булган.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз