Бүген Казанга «Газпром» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков эшлекле сәфәргә килгән. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Казанда «Газпром» ААҖ Директорлар советы рәисе газомотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмәдә катнаша. Киңәшмә алдыннан Виктор Зубковка тыгызландырылган газда эшләүче төрле техника, шул исәптән «КАМАЗ» ЯАҖ авыр йөк автомобильләре һәм чит илдә җитештерелгән модельләр күрсәтелде.
ТР Хөкүмәт Йортында Виктор Зубков һәм Рөстәм Миңнеханов тыгызландырылган газда эшләүче техниканы куллану перспективалары турында сөйләштеләр.