Татарстан Россиядә газ моторлы базар үсеше буенча сынау регионы булачак

2013 елның 6 марты, чәршәмбе

2013 елның 1 апреленә кадәр Татарстан һәм “Газпром” ААҖ вәкилләре катнашында эш төркеме Татарстан Республикасында газ моторлы комплексы базарын үстерү программасы проектын тәкъдим итәргә тиеш. Бу хакта бүген газ моторлы базарүсеше мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков тарафыннан алып барылган киңәшмәдә катнашучылар үзара килештеләр.

Киңәшмәне ачып, В.Зубков белдергәнчә, газны автотранспорт өчен ягулык сыйфатында куллану мәсьәләсе үзе яңа түгел. 80 елларда СССРда табигать газын мотор ягулыгы буларак куллануның киң программасы кабул ителгән иде, ягулык салу станцияләре төзелде. “Һәм СССР бу юнәлеш буенча беренче урында иде. Һәм нәтиҗәдә ул юнәлеш белән шөгыльләнүче булмады. Бу вакыт эчендә Америка, Азия, Европа илләре бу ягулыкның өстенлекләрен аңлап алдылар”, - дип белдерде “Газпром” ААҖ Директорлар советы рәисе.

Виктор Зубков сүзләренчә, АКШта сланец революциясе бөтендөнья кризисы белән бергә газ базарындагы ситуацияне үзгәрттеләр, аны куллану күләмнәре бөтен дөнья буенча кимеде.
2012 елдан Россиядән газ экспорты 8,7%ка кимеде. Әмма кайбер илләрдә газ куллану күләмнәре артты. Шулай итеп, Кытайда 2012 елда 21% ка, Япониядә - 11,6%ка, Якын Көнчыгышта 13,2%ка артты. Бу үсешнең күп өлеше “Газпром” ААҖ Директорлар советы рәисе күрсәткечләре буенча автомобильләр өчен ягулыкка туры килә. Азиядә генә бу максатларга 2012 елда 20 млрд куб метр газ тотылды, бу регионның 10,7 млн автомобиле метан белән эшли. Россиядә автомобильләргә ягулык салуга гына 300 млн куб метр газ тотылды, газ моторлы ягулыктагы автомобильләр паркы 80 мең машина тәшкил итә, шуларның 3 меңе турыдан-туры заводта куелган газ җайланмалы.

Виктор Зубков
мотор ягулыгы сыйфатында бензин һәм дизель ягулыгы урынына газ куллануның икътисадый нәтиҗәлелеген, шулай ук газның экологик өстенлекләрен күрсәтә торган мисаллар китерде.

“Шуңа бәйле рәвештә “Газпром Россия Федерациясенең барлык субъектларына газлы мотор  инфраструктурасын үстерү турында тәкъдимнәр җибәрде, - дип белдерде Виктор Зубков. - 54 регион әзерлек белдерде. Без компания “Газпром газ моторлы ягулык” операторын төзедек, 10сынау  регионын сайлап алдык. Һәм Татарстан – безнең эштә беренче номерлы республика. Без монда үз планнарыбызны гамәлгә ашыра алабыз дип ышанабыз”.

Газ моторлы техниканы гамәлгә кертүнең перспектив юнәлешләре арасында Виктор Зубков муниципаль йөк ташуларны, “ашыгыч ярдәм” хезмәтен, ТКХ, кече һәм урта бизнесны, авыл хуҗалыгын атады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, газ автомобиль ягулыгы сыйфатында бөтен дөньяда актив кулланыла инде. “Һәм Татарстанда автомобильләр җитештерүче бар  – «КАМАЗ» ААҖ, газ моторлы җайланмалар җитештерүче бар. Һәм иң мөһиме, бу икътисадый максатка яраклы, -  дип ышана  Рөстәм Миңнеханов . – Әмма  инфраструктурага кертемнәрсез газ моторлы ягулык технологиясен гамәлгә кертү мөмкин түгел”.  

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, республика газ моторлы ягулыкта эшли торган 262 автобус алуга контракт төзегән инде, киләчәктә барлык төзелеш комплексын, җәмәгать транспортын газга күчерергә мөмкин.  “Бу безгә кирәк, бу илебезгә кирәк, чөнки эчке куллану газ тармагы өчен дә тотрыклылык тудыра, -  дип саный Рөстәм Миңнеханов . – Без бу эштә актив катнашырга тиеш, кулланучылар буларак кына түгел, җайланмалар китереп торучылар буларак та”.

Рөстәм Миңнеханов газ моторлы ягулыкта эшләүче  машиналарны сатып алуны стимуллаштырырга тәкъдим итте, аның сүзләренчә, төрле программалар кысаларындагаз моторлы ягулыкта эшләүче транспортны бюджет чараларына сатып алганда газ моторлы ягулыкта эшләүче  машиналарга өстенлек бирергә кирәк. “Без инфраструктураны тәкъдим итәргә, әмма бер үк вакытта газ моторлы ягулыкта эшләүче  машиналар алырга гына рөхсәт итәргә тиеш”,- дип белдерде Рөстәм Миңнеханов .

Ул газ моторлы ягулыкта эшләүче  техниканы гамәлгә кертү программасын булдырырга тиеш, анда  автомобильләр сатып алу һәм үзгәртеп кору графикларын төгәл билгеләргә кирәк. “5 елдан соң бөтен җәмәгать транспорты, бөтен коммуналь техника махсусларыннан тыш, муниципаль машиналар газ моторлы ягулыкта эшләүче  булырга тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бер үк вакытта ягулык салуның яңа станцияләре төзелергә тиеш”.

Утырышны йомгаклап, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Газпром» ААҖ, «Газпром газ моторлы ягулык» ҖЧҖ арасында табигать газын мотор ягулыгы буларак куллануны киңәйтү турындагы ниятләр хакындагы беркетмәгә имза салынды.

Бүген имза салынган Беркетмә
, Виктор Зубков фикеренчә, «Газпром» га һәм Татарстанга газ моторлы ягулык базарын үстерү буенча уртак актив эш башларга кирәк, киләчәктә бу тәҗрибәне Россиянең башка регионнарына да таратырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында газ моторлы ягулыктагы автомобильләр аз акча киткәнгә күрә коммерция һәм муниципаль транспорт өчен генә түгел, автомобиль хуҗалары өчен кирәкле булачак. Әмма моның өчен, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ягулык салу станцияләре инфраструктурасын үстерергә һәм  газ моторлы ягулык өчен җайланмалар хакын төшерергә кирәк.

Бу үзара кызык проект, әмма ул күп көч таләп итә, норматив, техник, финанс ягыннан да, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. – Шуңа да карамастан, газ моторлы ягулыгы хәзер  зарурият, шул исәптән экологик яктан да”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International