Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасында эшлекле сәфәрдә

2013 елның 10 марты, якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасында эшлекле сәфәрдә. 
Грозный шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чечня Респубикасы башлыгы Рамзан Кадыров каршы алды. 

Иң баштан Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыров Грозный үзәгендә төзелгән Әхмәт Кадыров исемендәге "Чечня йөрәге" мәчетен карадылар. Ул 2008 елда "Ислам - дөнья һәм тудыру дине" форумы вакытында ачылган. Әлеге мәчетнең манаралары Россиядә иң биек манаралар, гөмбәз биеклеге Казан һәм Санкт-Петербург мәчетләреннән 3 метрга биегрәк.

Әхмәт Кадыров исемендәге "Чечня йөрәге"  мәчете турында тәфсилләп Чечня Республикасы мөфтие Солдан хаҗи Мирзаев сөйләде.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка Грозный үзәгендә, Сунжа елгасы ярында урнашкан Чечня Республикасы башлыгы резиденциясен күрсәттеләр. 

Рөстәм Минңехановны Чечня Республикасына Рамзан Кадыров чакырды.  Бүген кич Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыров СОГАЗ 20 нче туры "Рубин-Зенит" футбол матчын (Грозный шәһәре, "Әхмәт-Арена" стадионы) карыйлар. Матчны караучылар арасында шулай ук "Рубин" вице-президенты Камил Исхаков та бар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International