Рөстәм Миңнехановның КНИТУ-КАИ Композит технологияләре үзәгендә булуы

2013 елның 11 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Композит технологияләре үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнеханов белән КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйлметдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан вертолет заводы (КВЗ) генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар булды.
Композит технологияләре үзәге КНИТУ-КАИ №3 уку бинасында урнашкан (Казан, Толстой ур., 15 нче йорт), эшчәнлегенең төп юнәлеше – наномодификацияләнгән бәрелүгә һәм җылыга чыдам композитлар һәм җитештерү технологияләре, алар нигезендә авиа-, авто һәм суднолар төзелеше детальләрен төзү.
Татарстан Президенты заманча җайланмалар белән җиһазландырылган, материалларның үзенчәлекләрен тикшерергә ярдәм итә торган лабораторияләр комплексын (шул исәптән күп катламлы конструкцияләр лабораториясен) карап чыкты. Кунакларга шулай ук статистик һәм бәрмә сынаулар лабораториясен, композицион материаллардан әйберләр әзерләү лабораториясен күрсәттеләр.
Очкыч аппаратлар җитештерү кафедрасы мөдире, профессор Валентин Хәлиуллин аңлатмалар бирде.
Кафедраның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге соңгы елларда төзелгән уку-тикшеренү композит технологияләре үзәге ярдәмендә сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук «КАМАЗ» ААҖ заданиесе буенча light-RTN методы белән әзерләнгән зур йөк автомобильләренең эре габаритлы өске панелен күрсәттеләр.
КНИТУ-КАИ Композит технологияләре үзәге фәнни-тикшеренү эшчәнлеге кысаларында «КВЗ» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Сатурн» ФҖБ, ЦАГИ, «Композит» предприятиесе һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов озата баручы затлар белән бергә КНИТУ-КАИ №1 (Казан, К.Маркс ур., 10 нчы йорт) уку бинасына керде, анда икенче катта КНИТУ-КАИ эшләнмәләре күргәзмәсе эшли иде.
Күргәзмәне карап чыккач, №1 уку бинасының актлар залында Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИ коллективы белән очрашты. Очрашу кысаларында КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйлметдинов 2013-2015 елларда һәм киләчәктә югары уку йорты үсеше программасын тәкъдир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International