Илдар Халиков Татарстан Республикасының Сарман районында булды

2013 елның 11 марты, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Сарман районында эшлекле очрашуда булды. Ул район үзәгендә социаль ипотека программасы буенча төзелгән 33 фатирлы йортны сафка бастыру уңаеннан тантанада катнашты.
“Бүген бездә бәйрәм, - диде муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, яңа йортта фатир алучыларны котлап. – Районда барлык хөкүмәт программалары тормышка ашырыла. Бүгенге көндә район үзәгендә ябык бассейн, әйләнгеч автомобиль юлы, аграр көллияттә спорт залы төзелә. Бу проектларны томрышка ашыруда ярдәм иткән өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Премьер-министры Илдар Халиковка, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллинга, төзүчеләргә зур рәхмәт. Ә йортка күчүчеләргә шатлык һәм иминлек телим”.
“Кыска вакыт эчендә мондый матур йорт төзегән төзүчеләргә рәхмәт, - диде шатлыкны уртаклашып ТР Премьер-министры. – Без район үзәген әйләнеп үттек, монда соңгы 5-6 ел эчендә шәхси йортларның артуын билгеләп үтәргә кирәк. Һәм без моңа бик шат. Кешеләрнең акчалары гына түгел, ә төзергә теләге дә бар. Киләчәккә өмет бар. Мин аларга бәхет һәм озын гомер телим”.
Республика Хөкүмәте башлыгы яңа йортта фатир алган Гөлназ Шәяхмәтова гаиләсендә булды. Бу гаиләне котлап, ул аларга бүләк тапшырды.
Ярминкә рәтләреннән үтеп, ТР Премьер-министры районның бай булуын билгеләде. Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә дә Илдар Халиковта зур кызыксыну уятты.
Алга таба ул район Советы утырышында катнашты. Анда “2012 нче елга районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2013 нче елга бурычлар турында” доклад белән Сарман районы башлыгы Нәфис Закиров чыгыш ясады. Шулай ук чарада районның үзәк хастаханәсе табибы Ирек Билалов, “Сарман” агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов катнашты.
“Сезнең район халкына моңа кадәр дә күпләр көнләште, дип әйтеп була. Мәсәлән, сезнекенә охшаган боз сарайлары, парклар, скверлар күп кенә төбәк үзәкләрендә юк. Бу, әлбәттә, нефтьчеләр ярдәме дә. Аларга рәхмәт! – шулай башлады үз чыгышын Илдар Халиков. – Шулай ук район республикада авыл хуҗалыгы буенча лидерларның берсе. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңышларыгыз да куандыра: туучылар саны арта, ә үлүчеләр саны кими. Моны эзлекле эш нәтиҗәсе, дип саныйм. Мин сезнең тәҗрибәне коллега-күршеләрегезгә тәкъдим итәчәкмен. Сезнең, мөгаен, үз профессиональ серегез бардыр. Һәм бу уңай тенденцияне сакларга кирәк”.
“Ярминкәдә, күргәзмәдә авыл хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне күреп, мин тагын бер кат безнең авылларны ныгытуга юнәледергән эшебезнең никадәр урынлы булуына инандым. Авылга ярдәм итү республика Хөкүмәтенең беренчел бурычы булды һәм булып кала бирә”, - дип ассызыклады ул.
ТР Премьер-министры билгеләвенчә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өстенлекле өлкәләр булып тора, үткән елда аларны яңарту эшенә 17 млрд. сум тотылган.“Бу акчалар актив һәм нәтиҗәле кулланылырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвешен, спорт белән шөгыльләнүне, наркомания, эчкечелек кебек тискәре күренешләр белән көрәшне пропагандалауны тиешле дәрәҗәдә алып барырга кирәк. Ә Казанда булачак Универсиада ике атналык бәйрәм генә булып калмаска, ә күп кенә малайларга һәм кызларга спорт белән шөгыльләнергә стимул бирергә тиеш”, - диде республика Хөкүмәте башлыгы.
“Республикада соңгы ун елда беренче чираттагы проблемалы мәсьәлә булган төзелеш эшләре икенче планга күчә. Аларның урынын торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары ала. Без аларны да чишәрбез. Менә сезнең дә район башлыгының тырышлыгы ярдәмендә быел Җәлил бистәсендә су белән тәэмин итү линиясенә реконструкция эшләре башланачак. 2012 нче ел район өчен уңышлы булды: бик күп төзелде, зур күләмдә эш башкарылды һәм күп нәрсәгә нигез салынды. ТР Президенты, Хөкүмәт исеменнән сезгә яхшы, нәтиҗәле эш, бер команда кебек эшләвегез өчен, зур рәхмәт белдерәм. 2013 нче елда да шулай булыр һәм ел нәтиҗәләре тагын да куанычлы булыр, дип өметләнәм”.
Киңәшмә соңында Илдар Халиков аерым хезмәткәрләргә Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International