Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белән очрашты. Бу очрашу Ростов өлкәсе делегациясенең Татарстанга ике көнлек сәфәренең соңгы чарасы булды.
ТР Президенты кунакларны республиканың социаль-икътисади потенциалы белән кыскача таныштырды. 2016 нчы елга бурыч – тулай төбәк продуктын 2 трлн. сумга кадәр җиткерергә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклавынча, хәзер бөтен көчләр Казанда Универсиаданы лаеклы рәвештә уздыруга юнәлдерелгән.
Республика башлыгы сүзләренчә, инде Уеннарга төзелгән күп объектлар эшли. ТР Президенты билгеләвенчә, Универсиада Казанда яңа сыйфатлы тормыш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек биргән.
2018 нче елда Казанга һәм Ростову-на-Донуга футбол буенча дөнья чемпионатын уздырырга кирәк була. Бу юнәлештә тәҗрибәләр алмашу, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, шулай ук үзара файдалы булыр иде.
Республика Президенты сәфәрләре өчен кунакларга рәхмәтен белдерде һәм төбәкләрдә, белгечләргә тәҗрибәләрен алмашу өчен, мөмкинлекләр булдырырга вәгъдә бирде.
Шул ук вакытта ТР Президенты билгеләвенчә, Ростов өлкәсенең һәм Татарстанның товар әйләнешен арттыру резервлары бар, шуңа күрә Ростов өлкәсенең һәм Татарстанның продукциясен алга җибәрү ысулларын эзләргә кирәк.
Ростов өлкәсе губернаторы очрашуга нәтиҗәләр ясап, Татарстанга сәфәрнең нәтиҗәле булуын, хезмәттәшлек турында килешүләргә ирешелүен әйтте.
Ростов өлкәсе губернаторы Татарстанга сәфәр барышында күрелгән эшләнмәләр Ростов өлкәсендә дә тормышка ашырыла ала, дип билгеләде.