Тантананы өч мәртәбә Олимпиада чемпионы, Универсиада илчесе Мария Киселева башлап җибәрде. «Универсиададан соң кала торган мирастан без һәм безнең балалар файдаланачак. Универсиада масштабы гаять зур – 170 илдән 13 меңнән артык катнашучы», – дип ассызыклады спортчы.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 нче елгы Казанда узачак Универсиаданың бары татар проекты түгеллеген, ә эре федераль проект икәнлеген билгеләп үтте. «40 елдан соң безнең илгә Универсиада кире кайтты. Беренче мәртәбә җәйге Универсиада Мәскәүдә 1973 елда уздырылган, һәм без менә яңадан бу хокукка лаек булдык, – дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Ил җитәкчелеге, Россия Хөкүмәте һәм РФ Дәүләт Думасы зур ярдәм күрсәтте. Барыгызга да безгә ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт».
Тантанада Дума фракцияләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады. ЛДПР фракциясе җитәкчесе Владимир Жириновский сүзләренчә, спорт аралашу төренең иң яхшы формасы, бигрәк тә яшьләр һәм студентлар спорты. «Ышанам ки, бу дөньядагы иң әйбәт Универсиада булачак, – дип белдерде депутат. – Иң мөһиме – күтәренке кәеф булачак. Татарстан һәм Казан кунакларын кайнар сәламлиячәк, бөтенесе бәхетле булыр. Шуңа күрә без 2013 елның 6 июле җиткәнен көтәбез».
КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов Казанда узачак Универсиада чынлап та уникаль спорт ярышы булачагына ышанганын белдерде. «Иң башта Татарстан җитәкчеләрен котлыйсым килә, - дип әйтте ул. – Мине бу республика белән күптәннән якын дуслык хисе бәйли. Анда һәрвакытта эшли белделәр, бик әйбәт төзи белделәр. Мин Татарстан Президенты да спортчы булуына бик шат, ул автогонкаларны да белә, һәм уен спорт ярышларында да катнаша». Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, таныклы спортчылар Владислав Третьяк һәм Марат Сафин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Күргәзмә ачылганнан соң «Универсиада» фракцияара депутат берлеге утырышы узды. Анда РФ Дәүләт Думасының Физик культура, яшьләр эшләре һәм спорт буенча комитет әгъзалары катнашты. Утырышта Казандагы Бөтендөнья студентлар уенына әзерлек сораулары каралды.