Илдар Халиков “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә ярдәм буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышын уздырды

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә ярдәм буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында булды.

Илдар Халиков чыгышында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте Татарстанның беренче Президенты  Минтимер Шаймиев инициативасы буенча барлыккак килгәнен искәртте. Быел фестиваль 13 нче сезонын ачып җибәрә, һәм ул Татарстанның үзенә күрә бер визит карточкасы икәнен әйтте, дөньяда аның аналоглары юк.

Фестивальнең сайлау турлары инде башланып киттеләр, дип әйтте ТР Премьер-министры, катнашучылар күп, һәм аларның бурычлары - әлеге чараның әһәмиятен тагын да үстерү.

Илдар Халиков сүзләренчә, муниципаль районнар башлыклары да әлеге фестивальдә катнашу теләген белдергәннәр.  Кайсы районга гына барса да, анда район башлыклары иҗади коллективларның җиңүләре белән спорт җиңүләре белән горурланган кебек горурланалар.

Утырыш барышында фестивальне 2013 нче елда финанслау турында сүз барды, шулай ук фестиваль концертларын эре федераль мәйданчыкларда уздыру мөмкинлеге турында да сөйләштеләр.

Искә төшерик, бүгенге көндә тугыз зональ турлар Татарстан Республикасының биш районында узды: Казан, Бөгельмә, Сарман районының Җәлил авылында, Яр Чаллы һәм Актаныш авылы.

Зональ этап кысаларында хореографик һәм вокаль коллективлар җитәкчеләре өчен мастер-класслар оештырылды.
Март аенда түбәндәге Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә зональ турлар узачак: Норлат, Лаеш, Балтач, Иске Чүпрәле һәм Зеленодольск.
Зональ турларда җиңүчеләр фестиваль суперфиналында очрашачаклар, бу бәйге Казанда 15-18 апрельдә узачак (КСК ПФУ «УНИКС») һәм Гала-концерт белән тәмамланачак. Фестивальнең йомгаклау Гала-концертында гадәттәгечә апрель ае ахырында «Пирамида»да узачак (Казан).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International