Рөстәм Миңнеханов: “Прокуратура ярдәменнән башка мәдәни мирасны саклап калу мөмкин түгел”

2013 елның 15 марты, җомга

Прокуратура ярдәменнән башка мәдәни мирасны саклап калу мөмкин түгел, моннан тыш, мәдәни мираска мөнәсәбәтне үзгәртү дә кыен. Бүген Казан Ратушасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев инициативасы буенча оештырылган Идел буе федераль округы субъектлары прокуратуралары семинарында шулай дип белдерде.

Семинар эшендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ИФО субъектлары прокуратураларының бүлек башлыклары һәм прокурорлары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен саклап калу юнәлешендә күләмле эшләр башкарыла, әмма киләчәктә тормышка ашырасы гамәлләр дә әле бихисап. Президент фикеренчә, прокурорларга бу мәсьәләдә алга таба да бергә киңәшләшеп эшләү мөһим.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда Казанда башкарылган эшләрнең һәммәсенә дә, Минтимер Шәймиевнең Болгар һәм Свияжскины торгызуга керешүе нигез салды. “Бу безгә тагын да куәт, дәрт өстәде. Нәтиҗәсе күзгә күренә. Безнең бу юнәлештәге эшчәнлегебезгә ил Президенты да югары бәя бирде”, - ди Татарстан башлыгы.
“Дөрес, бу эшкә тотынганчы, күп кенә әйберләрне күз уңыннан ычкындырганбыздыр, шул исәптән, бу минем намусымда да. Хәзер исә без Казанның тарихи үзәген торгызу белән мәшгуль. Бу эшнең шактый катлаулы булуын да билгеләп узарга кирәк. Без элегрәк моны башкарып чыга алачагыбызга шикләнебрәк карый идек, шулай да бу юнәлештә эш бара”, - дип, җитешсезлекләрне танырга мәҗбүр булды Президент һәм бу мәсьәләдә ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусованың зур этәргеч бирүен билгеләп үтте.
“Бүгенге семинар бу өлкәдә яңа нәтиҗәле карарлар кабул итүгә уңай йогынты ясар дип ышанам”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Сергей Зайцев исә, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткереп, субъект прокурорларына мөрәҗәгать итте. “Төбәкләрдә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча күләмле эш, сезнең позициягә бәйле булачак. Әгәр дә сез үз сүзегезне әйтсәгез, губернаторларыгызның да һәм башка структураларның да кайтавазы ишетелә башлаячак”, - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International