Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республиканың профсоюзлар активы белән очрашты
2013 елның 15 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Хөкүмәте әгъзаларының Татарстанның профсоюзлар активы белән гадәттәгечә ел саен була торган очрашуы узды. Әлеге чара Хезмәт сараенда (Казан,Мөштәри ур.) булды, анда ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Үзенең чыгышында Илдар Халиков 2012елда республика социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләренә тукталды. Аның әйтүенчә, ТРда хезмәт җитештерүчәнлеге узган елда 2011 ел белән чагыштырганда 6,4% ка арткан.
“Халыкның акча кереме һәм эш хакы артуы да күзәтелә”,- диде Премьер-министр. Бу күрсәткечләр 2011 ел белән чагыштырганда 16,3 һәм 17,2% ка арткан.
Мәгариф хезмәткәрләренең уртача эш хакы 2012елда 16 мең 647 сум тәшкил иткән, ә сәламәтлек саклау хезмәткәрләренеке – 17 мең 125 сум. Премьер-министр, 2013 елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә эш хакын, ТР да уртача эш хакы 26 мең 100 сум күләменнән чыгып арттыру планлаштырыла, дип хәбәр итте.Бу чаралар ике этапта уздырылачак, һәм аларны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетында өстәмә 9,7 млрд.сум каралган , диде ул.
ТР Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, Татарстанда икътисадый хәлнең тотрыклылыгын раслаучы тагын бер күрсәткеч – эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуы ( РФ дә иң түбән ).
Очрашуда шулай ук яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре, җитәкчеләрнең эш хакы югары булуы, ә социаль һәм мәгариф өлкәсендә, сәламәтлек саклау өлкәсендә техник ярдәмче персоналның хезмәт хаклары түбән булуы турында проблемалар күтәрелде.
“Татар-информ”МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
гыйнвар, 2026 ел
Татарстанда «Буран" планы гамәлгә кертелде
Татарстанда 2026 елның 4 гыйнварында 14:00 сәгатьтән башлап, уңайсыз метеорологик күренешләрнең нәтиҗәләрен бетергәнче, 2025/2026 елның кышкы чорында Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль һәм тимер юл транспортының өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча министрлыкларның, ведомстволарның һәм оешмаларның эш планы – «Буран» планы кертелде.
3
гыйнвар, 2026 ел
Алексей Песошин Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышын уздырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Ул Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында куәтләрнең һәм чараларның иминлекне тәэмин итүгә әзерлеге мәсьәләсенә багышланган иде. Утырышны комиссия рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз