Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев: “Мәдәни мирас объектлары белән идарә итү буенча федераль хокукый акт кирәк”
2013 елның 15 марты, җомга
Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округы прокуратураларының төбәкара семинары узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышында мәдәни мирасны саклауда прокуратура органнарының ролен билгеләп үтте.
ТР Президенты сүзләренчә, республикада тарихи һәм мәдәни истәлекләрне саклау буенча зур эш башкарылган, ләкин бу юнәлештә әле тагын күп эшләр эшләр башкарырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов прокурорларга алга таба да бергә эшләүне тәкъдим итте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев семинарда катнашучыларга “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” комплекслы проектының гамәлгә ашырылу барышы хакында сөйләде.
Минтимер Шәймиев мәдәни мирас объектлары белән идарә итү буенча бердәм федераль норматив-хокукый акт кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, хәзерге көнгә кадәр мәдәни мирас объектлары турындагы федераль законны гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган 11 норматив-хокукый акт әле һаман да кабул ителмәгән. Моңа нисбәтле төстә һәйкәлләрне саклап калу буенча эшчәнлек, алар саны һәм торышы турында төгәл мәгълүматлардан башка гына алып барыла.
ТР Дәүләт Киңәшчесе билгеләп үткәнчә, мәдәни мирас объектлары реестры да бик акрын формалаша. Тиешенчә нибары 121 объект кына теркәлгән, ягъни гомуми саннан 0,05 проценты гына.
Төрле оешмалар милкендә булган объектлар белән идарә итүдә дә авырлыклар бар, дип саный Минтимер Шәймиев. Аларның кайберләре, яңадан торгызылудан яки үзгәртеп корудан соң туристлар өчен керү мөмкинлеген бөтенләй югалта. Мондый очраклар Татарстанда да бар, ди Минтимер Шәймиев. “Чит илләрдә тарихи һәм мәдәни объектларга йөртү буенча кулай формалар табылган”, - дип өстәде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
гыйнвар, 2026 ел
Татарстанда «Буран" планы гамәлгә кертелде
Татарстанда 2026 елның 4 гыйнварында 14:00 сәгатьтән башлап, уңайсыз метеорологик күренешләрнең нәтиҗәләрен бетергәнче, 2025/2026 елның кышкы чорында Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль һәм тимер юл транспортының өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча министрлыкларның, ведомстволарның һәм оешмаларның эш планы – «Буран» планы кертелде.
3
гыйнвар, 2026 ел
Алексей Песошин Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышын уздырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Ул Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында куәтләрнең һәм чараларның иминлекне тәэмин итүгә әзерлеге мәсьәләсенә багышланган иде. Утырышны комиссия рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз