Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына визит белән килде. Татарстан делегациясе әгъзалары Мәккәдә булдылар һәм кече хаҗ - умра кылдылар.
Татарстан делегациясе составында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, Республика инвестицион үсеш агенстлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Банкы" идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов бар.
Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу чакыруы буенча килде. Җиддәгә визиты кысаларында Татарстан Президенты ИХО генераль секретаре белән, Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әль Мәдәни белән һәм Мәккә провинциясе әмире Халәд Фейсал әл Сауд белән очрашырга планлаштыра. Татарстан делегациясе шулай ук Җиддә икътисадый форумында катнашырга җыена.