Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына визиты барышында Җиддәдә халыкара икътисадый форум ачылу тантанасында катнашты.
Җиддәдә халыкара икътисадый форум быел 11 нче мәртәбә уздырыла. Быелгы форум темасы: саны артып баручы халыкны торак һәм инфраструктура белән тәэмин итү.
Чыгышында ул Җиддәдәге әлеге форум актуаль һәм мөһим мәсьәләгә багышланган – инфраструктура булдыру, саны артып барган халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен яңа шәһәрләр төзү һәм әлеге өлкәгә инвестицияләр кертү, дип искәртте. Согуд Гарәбстанының төзелеш базары, экспертлар фикеренчә, бик перспективалы өлкә, монда эре инфраструктура проектлары дәүләт һәм шәхси бизнесның үзара хезмәттәшлеге аша ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, икътисадның төзелеш-инвестиция өлкәсе үсеше Татарстанга яңа үрләргә җитергә мөмкинлек бирде. Саны артып баручы халыкны эффектив рәвештә социаль ихтыяҗлары белән: торак белән, кирәкле социаль оешмалар белән, транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
"Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән һәм Согуд Гарәбстаны Сәүдә-сәнәгать палатасының Ислам үсеш банкы белән актив һәм нәтиҗәле рәвештә хезмәттәшлек итәбез", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Согуд Гарәбстаны элитасы Татарстанда берничә мәртәбә булганын искәртте. "Бер үк вакытта без Согуд Гарәбстаны җитәкчелегенә Россия һәм Татарстан делегацияләренә булган игътибары өчен чиксез рәхмәтле. Без Мәккә регионы әмире Халәд Фейсалның кунакчанлыгын бик югары бәялибез”, - дип әйтте Татарстан Президенты.