Рөстәм Миңнеханов Универсиада-2013 кә аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәге ачылышында катнашты

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкаланың “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә урнашкан XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәгенең рәсми төстә ачылышы тантанасында катнашты. Үзәкне презентацияләү чарасында шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Трутнев, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Югары Арбитраж суды Рәисе Антон Иванов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

Үзәктә кыска вакыт эчендә аккредитация узар һәм төрле клиент төркемнәре өчен каралган документлар алу өчен уңайлы шартлар тудырылган. Оештыручылар сүзләренә караганда, аккредитацияләү процедурасы 5 минуттан артык вакытны алмый. Төп ишектән кергәч, үзәккә килүчене менеджер каршы ала һәм вазифасына карап, тиешле аккредитацияләү өстәленә озата.

Бүген Рөстәм Миңнехановка һәм башка рәсми затларга беренче аккредитация бейджлары һәм униформа комплекты тапшырылды. Дәрәҗәле кунакларга сувенир җыелмалар да бүләк ителде.

Аппарат җитәкчесе – “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Лариса Сулима журналистларга шәрехләп үткәнчә, бүген ачылган үзәктә, график нигезендә аккредитация документлары Бөтендөнья студент уеннарын оештыру комитеты әгъзаларына, волонтерларга, артистларга, судьяларга, табибларга, хокук саклау органнарына, журналистларга һәм башка персоналга – барлыгы 60 меңнән артык кешегә биреләчәк. Төрле категориядәге персонал, волонтер һәм судьяларга 31,5 меңнән артык комплект униформа әзерләнгән.

Март-апрель айларында үзәк оештыру комитеты әгъзаларын, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, ведомство хезмәткәрләрен, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе персоналын, волонтерларны, югары һәм урта уку йортлары администрацияләре вәкилләрен кабул итә. Бүген үк биредә барлык министрлык җитәкчеләре аккредитация процедурасын узачак. Май ае исә волонтерлар, табиблар, хокук саклау органнары, артистлар өчен билгеләнгән. Журналистлар, судьялар, подрядчы оешма хезмәткәрләре, Россия төбәкләреннән һәм ерак чит ил волонтерларына исә аккредитацияне июнь-июль аенда үтү мөмкин булачак. Спортчылар һәм Универсиадада катнашачак илләрнең рәсми делегацияләре аккредитацияне Универсиада авылында Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак.

Аккредитацияләү үзәге мәйданын 1012 кв.м. тәшкил итә, ул сәламләү, рәсми делегацияләр, аккредитацияләү, униформа бирү зоналарына бүлгәләнгән. Волонтерларга исә бейдждан тыш, Уеннарның генераль партнерларыннан сим-карта һәм банк картасы да бирелә. Хәер, Лариса Сулима сүзләреннән аңлашылганча, банк картасы барлык аккредитацияләнгән затларга да каралган, чөнки бейджны күрсәткәч, әлеге карта терминаллар һәм контроль пунктлары аша узу мөмкинлеген бирә. MasterCard Pay Pass технологиясенә корылган картаны 15 мең сумга кадәр акча белән тулыландырып була, аның хисабыннан транспорт өчен дә һәм башка хезмәтләр өчен дә түләп булачак. “Үзең белән акча йөртү ихтыяҗыннан коткаруы ягыннан, бу карта бик уңайлы”, - дип белдерде Лариса Сулима.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International