Бүген Казанга Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советының вәкилләре күчмә утырышта катнашу өчен килделәр. "Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Казанга Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин, РФ Спорт министры Виталий Мутко, РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Александр Жуков һәм башка федераль хакимият органнары җитәкчеләре, регионнар башлыклары, спорт федерацияләре җитәкчеләре килде.
Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советының күчмә утырышы бүген Казанда узачак. Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздыра.