Су спорт төрләре сараенда Владимир Путинга киләчәк спорт вакыгасыны турында сөйләделәр. Универсиада дирекциясе Владимир Леонов сүзләренчә, Казан Универсиадасы дөнья тарихында иң эре Универсиадалардан булачак. 64 объектта 27 спорт төре буенча ярышлар узачак, 13500 спортсменнар арасында 351 комплект бүләкләр уйналыначак.
"Шуңа бәйле рәвештә карарга кирәк: башка регионнарда стадионнар төзү ничек бара икән, - дип мөрәҗәгать итте В.Путин РФ спорт министры Виталий Муткога, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты ареналары корылмасын күз алдында тотып. – Бәлки, проектны кулланырга кирәктер".
Шулай ук Владимир Путинга Универсиада факелы күрсәтелде. Шуннан соң кунаклар яңа сарайның трибуналарына үттеләр, аннан бассейннарның су тутырылган өлешен күзәттеләр.
"ФИФА тарафыннан стадионга карата белдерелгән таләпләргә бәйле рәвештә безгә срокларны бераз чигерергә туры килде. Сез хәзер графикка сыясызмы соң?" – дип кызыксынды Владимир Путин.
Россия Президентына уеннарда катнашучы командалар өчен чишенү-киенү урыннары да күрсәтелде, шуннан соң кунаклар стадионның үзәгенә төштеләр.
Россия Президенты художество гимнастикасы буенча Татарстан җыелма командасы әгъзаларын сәламләде һәм аларның чыгышларын карады. Шулай ук Владимир Путин студентларның күнегүләр ясауларын да бераз күзәтте.
Универсиаданың Халыкара мәгълүмат үзәгендә Россия Президентына Универсиада авылы комплексы турында сөйләделәр, ул спортчылар яшәү өчен билгеләнгән. РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Владимир Путинга Уеннарның мәгълүмат һәм телекоммуникация инфраструктурасы турында сөйләде. "Ул тулысынча диярлек, хронометраждан гайре, Россия Федерациясендә эшләнгән һәм җитештерелгән", - дип хәбәр итте Н.Никифоров.
Объектларны караганнан соң Владимир Путин Халыкара мәгълүмат үзәгендә Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советының күчмә утырышын уздырды.