Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды
2013 елның 20 марты, чәршәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы булды. Аңа ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров рәислек итте.
ТР Хөкүмәте вице-премьеры утырышның башында республика юлларының торышы һәм тәэмин ителешен тәнкыйтьләде. Начар мисал буларак кичәге юлдагы очракны искә төшерде.
Автомобиль йөртүче тизлеген хәрәкәт иминлеген тәэмин итмәслек дәрәҗәдә арттырган, һава торышы шартларын исәпкә алмаган, ләкин, тикшерә торгач, юлның да тиешле дәрәҗәдә чистартылмаганлыгы беленде, диде. Вице-премьер комиссиягә җыелганнарга һәм муниципаль берәмлекләргә мөрәҗәгать итеп, күп чакрымлы юлларны тиешенчә карап тотуга килешү төзегәнче, башта компаниянең куәте нинди булуына игътибар бирергә кирәклегенә басым ясап әйтте, ә гаеплеләргә карата иң катгый чаралар күрүне таләп итте, моннан ары андый хәл кабатланмасын, диде.
Әсгать Сәфәров язгы чорда да юлларны-урамнарны карап тору мәсьәләсен күтәрде. Җылы көннәр башлану белән, машина юлында гына түгел, бәлки җәяүлеләр сукмагында да зур күлләвекләр барлыкка килә.
“Кар-яңгыр сулары агу урыннарын үз вакытында чистартып һәм аларның торышын карап торырга кирәк. Мин барлык муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчеләрен бу хәлләрне игътибар үзәгендә тотуны сорыйм. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, аларны тизрәк хәл итү өчен махсус техника чыгарырга кирәк”,-дип тәмамлады Әсгать Сәфәров.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз