Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан өчен, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы составына керүче илләрдә сату базарын киңәйтү бик актуаль – Линар Якупов
2013 елның 20 марты, чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Согуд Гарәбстанына сәфәре нәтиҗәләре турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз барды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов билгеләп үткәнчә, визит кысаларында рәсми затлар, Җиддә шәһәрендә узган икътисади форумда катнашкан. Форумның ачылыш өлешендә үк Согуд Гарәбстаны Президенты чыгыш ясагач, Рөстәм Миңнеханов, алардагы шәһәр, инфраструктура төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларның безнеке белән бик охшаш булуына игътибарны юнәлткән. ТР Президенты чыгышында билгеләп үткәнчә, төзелеш-инвестиция өлкәсендәге үсеш, Татарстанга яңа офыкларны үзләштерү юлына чыгарга мөмкинлек биргән: шул рәвешле, республикада үсеп килүче буынның торакка ихтыяҗын канәгатьләндерү, кирәкле социаль учреждениеләр, үсеш алган транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итүгә юл ачылган.
Җиддә шәһәрендә Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкъмалетдин Ихсаноглы белән очрашкан. Сөйләшү барышында, республиканың Ислам хезмәттәшлеге оешмасы бүлекчәләре белән актив хезмәттәшлек итүе һәм киләчәктә дә ике як өчен дә отышлы булган мөнәсәбәтләр үсешенә исәп тотылу билгеләп үтелгән.
Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашу барышында, яклар хезмәттәшлек перспективалары турында әңгәмә корган. Линар Якупов искәртеп узганча, безне, Ислам үсеш банкы төркеме белән, ике як тарафыннан имзаланган меморандум берләштерә. Меморандум нәтиҗәсе буларак, 2012 нче елда Татарстан халыкара инвестиция компаниясе барлыкка килүен әйтеп узу урынлы булыр. Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни, Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы, илгә азык-төлек импортын кертү ягында булган Согуд Гарәбстаны бизнесменнары өчен, инвестицияләү мәсьәләсендә кызыклы була алуын билгеләп узган.
Линар Якупов сүзләренә караганда, форум кысаларында, Россия Федерациясе һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади хезмәттәшлегенә багышланган V Халыкара саммит – KAZANSUMMIT-2013 та катнашу мәсьәләләре дә күтәрелгән. Универсиада белән бәйле рәвештә, быел аны үткәрү 2-3 октябрьгә планлаштырыла. “Хәзердән үк Ислам хезмәттәшлеге оешмасының икътисади блогы белән берлектә эш алып барыла. Аларның да, Ислам үсеш банкы вәкилләренең дә KAZANSUMMIT та катнашачагы мәгълүм, һәм бу бик сөенечле күренеш”, - дип белдерде Линар Якупов. Әкъмалетдин Ихсаноглы бу чарага кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә биргән.
Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе азык-төлек куркынычсызлыгы белән бәйле мәсьәләгә дә тукталды. “Бүген залив илләренең Татарстанның продукт линейкасына, аеруча авыл хуҗалыгы продукциясенә соравы арта. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм Ислам үсеш банкы вәкилләре, безнең товарны Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре базарына экспортка чыгаруда кызыксынган булуы турында җиткерде. Продукциясенең 50 процент өлешен экспортка чыгаручы Татарстан өчен, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы составына керүче илләрдә сату базарын киңәйтү бик актуаль. Инвестицион үсеш агентлыгы алдында, әлеге юнәлештә сату челтәрен киңәйтү, мөмкин кадәр инвестицияләр җәлеп итү бурычы тора”, - дип билгеләп узды Линар Якупов. “Без продукт линейкасын алар таләпләренә җавап бирерлек итеп төзергә тырышабыз. Якын киләчәктә нәтиҗәләрен татырбыз”, - дигән ышанычын ирештерде ул.
Л. Якупов шулай ук “СМАРТ-Сити Казан” проектына тукталып, Рөстәм Миңнехановның бу проектны республиканың визит карточкасы дәрәҗәсендә бәяләвен әйтте.
Татарстан делегациясе шулай ук Мәккә провинциясе әмире Халид Фейсал әл Сауд белән очрашкан. Визит барышында рәсми затларның Мәккәгә барып, Кече хаҗ – гомрә кылуын да искәртеп үтәбез. Гомрә ул – Мәккәгә хаҗ кылу өчен бер айга бару түгел, ә елның теләсә кайсы вакытында бару. Татарстан делегациясе әгъзалары дөньяда иң эре мәчетләрнең берсе Әль-Харамда да булган.
Татарстан делегациясе составында Согуд Гарәбстанына шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Ак Барс Банк” идарәсе рәисе Роберт Мингалиев барган.
"Татар-информ" ИА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз