Рөстәм Миңнеханов: “Хәзер ашык-пошык төзи торган вакыт түгел”

2013 елның 23 марты, шимбә
Бүгенге көндә Татарстанда 634,3 мең кв. метр торак торгызылган, бу еллык бурычның 25 проценты дигән сүз, дип белдерде бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында төзелеш һәм торак тапшыру буенча узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 131,3 мең кв. метрлы 2316 фатирлы 26 йорт тапшырылган, 47 объектның әзерлеге югары дәрәҗәдә, 24 объект – уртача әзерлектә, 36 объектның әзерлеге түбән дәрәҗәдә, дип билгеләп үтте И.Фәйзуллин

Татарстанда 491 ветеран өчен 98 йорт төзелеше дәвам итә, дип искәртте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры. 19 объект югары дәрәҗәдә әзер, 19 объект – урта әзерлектә, 60 йортның әзерлек дәрәҗәсе түбән. 29 муниципаль берәмлектә 218 ветеран килешү төземәгән.

Бүгенге көндә Күпфатирлы инвестицион йорт программасы буенча 99 йортның 65 е югары дәрәҗәдә әзер, 13 йорт – уртача әзерлектә, 21 йортның әзерлеге түбән. Торак төзелеше буенча республикада 6719 объектның 1690 ы югары дәрәҗәдә әзер, 2342 йорт – уртача әзерлектә, 2687 йортның әзерлеге түбән дәрәҗәдә.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры муниципаль берәмлекләр башлыклары игътибарын аларның территориясендәге теркәлмәгән торакларга юнәлтте. Бүгенге көндә теркәлмәгән тораклар резервы зур, шуңа күрә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы муниципаль берәмлекләр адресына 2013 елда бу юнәлештә эш алып бару механизмнары буенча тәкъдимнәр җибәрде, дип ассызыклады И.Фәйзуллин

“Гражданнарның күбесе йортларын һәм ян корылмаларын милекне сатырга яки мирас хокукларын рәсмиләштерү ихтыяҗы тугач кына теркәү процедурасын башлый. Бу эштә җитешсезлекләр районның салым базасында чагыла”, - диде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры һәм муниципаль берәмлек башлыкларына үз территорияләрендә теркәлмәгән тораклар буенча комиссия эшен катгыйлатуны сорады.

Республика Президенты чираттагы тапкыр төзүчеләргә торак торгызу эшләрен сыйфатлы үтәргә күрсәтмә бирде. “Хәзер ашык-пошык төзи торган вакыт түгел”, - дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International