“Татнефть” ААҖнең чираттагы утырышы узды

2013 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген Казанда “Татнефть” ААҖ Директорлар советының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендәге чираттагы утырышы узды. “Татнефть” ААҖнең 2013 елның ике ае эчендәге бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм апрель аена, агымдагы елның икенче кварталына бюджет расланды.

“Татнефть” компаниясенең җитештерү төркеменең хезмәт җитештерүчәнлекне арттыру буенча эш нәтиҗәләре һәм бурычлары турындагы мәгълүмат тыңланды. Әлеге программаны гамәлгә ашыруда төп юнәлешләр җитештерүнең техник дәрәҗәсен күтәрүдән, шулай ук оештыру структурасын һәм идарә итү процессарын камилләштерүдән гыйбарәт. Әлеге чаралар 2006 елдан алып 2012 елга кадәр чорда түбәндәге тармакларда хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә китерде – нефть-газ чыгару секторында 31%ка, нефть химиясендә 50%к һәм машина төзелешендә 40%ка. Директорлар советы 2018 елга кадәр предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программасын хуплады, аңа яңа техниканы һәм технологияләрне, телекоммуникация мониторингын һәм “Сакчыл җитештерү” методикаларын гамәлгә кертү керә.

“Теплоэнергетика” бизнес-секторы предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм киләчәктә аларның үсеш перспективалары буенча фикер алышынды. 2000 елдан алып 2010 елга кадәр энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру буенча ике программаны гамәлгә ашыру барышында энергия ресурслары чыгымы 35,9%ка кимегән. Әлеге нәтиҗә нефть чыгаруның барлык этапларында да максатчан эш алып барудан гыйбарәт. Бу – чыгаручы скважиналарда чылбыр приводларын гамәлгә кертү, ППД системасында күләмле эшләүче насосларны, чыгарып ташлау технологияләрен һәм скважиналар тармакларында юлдаш суларны куллану. 2012 елда “Татнефть”тә соңгы ике дистә ел эчендә электр куллануның чагыштырма зурлыгы – бер тонна чыгарылган нефтькә 116,6 кВт.сәг. Хәзерге вакытка Компаниядә ресурсларны сак тотуның өченче программасы гамәлгә ашырыла, анда энергетика комплексының нәтиҗәлелеген арттыру күз алдында тотыла. Түбән КамаТЭЦын модернизацияләү эше дә хупланды.

Директорлар Советы шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләрен дә карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International