Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Асхат Нускабай белән очрашты.
Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгын ачу карары узган ел кабул ителгән иде. Генераль консул итеп Асхат Жарлыкасынович Нускабай билгеләнгән була, бүген ул үз вазыйфасына кереште.
Минтимер Шәймиев Казакъстан дипломантын яңа вазыйфага керешүе белән котлады һәм уңышлар теләде, чөнки яңа вазыйфада беренче булып эшләү җаваплы һәм катлаулы эш. “Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгын ачу тарихи мәгънәгә ия, бу безнең республикалар арасында күпьеллык хезмәттәшлек нәтиҗәсе”, - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйга Татарстан Республикасы белән Казакъстан Республикасы хезмәттәшлегенең дәвамыннан тыш, Россия белән Казакъстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту да.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.